Мөхәррир сүзе

Мөхәррир сүзе

Мөхәррир сүзе

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Календарьда яңа – 2024 ел туды. Бу безнен редакция өчен яңа эш елы, беренче санны әзерләп чыгару белән мөһим.

 

Аллаһы Тәгалә бу дөньяны игелекле һәм яман ниятле, ихтыярлы һәм тыелган, кызыктыргыч һәм вәсвәсәләр белән сугарып, кешене акыл белән уйлап, Җирдәге илче итте. Тормыш юлыбызны үткәндә, без теге яки бу вазгыятьтә ничек эшләргә икәнен сайлау белән очрашабыз. Үзебезгә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зарар китерә торган гамәлләр кылмас өчен, без төпле һәм акыллы булырга тиеш. Югыйсә, бу хаталарның нәтиҗәсе үзебезне дә, тулаем җәмгыятьне дә таркатуга китерәчәк. Кеше тормышының һәм мөнәсәбәтләрнең гармониясен саклап калу, аның хакында кайгырту йөзеннән, Аллаһы Тәгалә аларны кешеләргә җиткергән һәм аңлаткан Изге язмалар, пәйгамбәрләр җибәрде. Мәҗбүри дини йолаларны үтәүдән тыш, кеше башкаларга зыян китермәү турында да уйланырга тиеш. Ләкин көндәлек ыгы-зыгы, тормыш мәшәкатьләре, йә иман зәгыйфьлеге яисә вәхшилеге аркасында, адәм баласы ниндидер коточкыч эш кылырга мөмкин. Тарихта гыйбрәтле мисаллар бик күп! Халкыбызның бөек шагыйре юкка гына «Тәәссер» шигырендә мондый юлларны язмагандыр.

Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Безгә бүген үз өстебездә эшләү, үзебезне яхшырту, шул рәвешле җәмгыятьне яхшырту мөһим. Аллаһы Тәгалә үзе үзгәргәнче үк кешеләрнең хәлен үзгәртми. Кешеләрне игелеккә чакыру – ул барлык пәйгамбәрләр эше һәм һәр кешенең бурычы. Ә безнен газета әлеге юнәлештә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Редакторлар һәм авторлар коллективы аны файдалы һәм кызыклы итәргә тырыша. Ә сездән, хөрмәтле укучылар, укырга, файда алырга һәм башкаларга киңәш итәргә сорыйбыз. Безнең белән булыгыз, безне укыгыз!

 

Хөрмәт белән, мөхәррир Мансур Һашимов

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...