Рамазан аеның соңгы ункөнлеге һәм Кадер кичәсе

Рамазан аеның соңгы ункөнлеге һәм Кадер кичәсе

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкра-наларыбыз булса иде.

 

Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде.

Аллаһы Тәгалә бөтен айларның солтаны булган мөбарәк Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылса иде. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ике җомга арасында фани дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкән газиз дин кардәшләребезнең гөнаһларын гафу итеп, үзенең рәхмәтенә ирештерсә иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссаләм хәзрәтләре үзенең мөбарәк хәдисендә: «Рамазан аеның беренче ун көнлеге—Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ункөнлеге—гөнаһлардан пакьлану көннәре һәм соңгы ун көнлеге—җәһәннәм утыннан котылу көннәре», дигән (Ибн Хузәймә, Сахих).

Рамазан аеның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында истәлекле көннәр бар. Рамазанның 21нче көне бөтен Ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссаләм үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән 365 потны, таш сыннарны чыгарттыра. Шулай итеп Фәтех Мәккә көнне Кәгъбәтулла фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыла торган йортка әйләнә. Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкатьнең җиңү көне булып тора.

Әгәр тоткан юлыбыз дөрес, ниятләребез ихлас булса, инша Аллаһ, без дә Пәйгамбәребез галәйһиссаләм һәм аның сәхабаләре кебек җиңүчеләрдән булачакбыз.

Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, Мөкаддәс бер кичә бар — ул да булса Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлаллаһ галәйһиссаләм хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.

Аллаһы Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында үзенең китабында болай дип әйтә:

«1). Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.

2). Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме?

3). Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.

4). Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә. Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.

5). Кадер кичәсе — иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» («Кадер» сүрәсе).

Бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә барыбызга Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек.

Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп тәгать-гыйбадәтләр һәм догалар кылып үткәргән.

Игътикяф кылып, без үзебезнең күңелләребезне сафландырабыз, йомшартабыз, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз. Кодси хәдистә Аллаһы Раббыбыз әйткән: «Әгәр кеше Миңа бер уч төбе кадәр якынайса. Мин аңа бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә. Мин аңа йөгереп килермен», — дигән (Имам ән-Нәвави).

Әгәр игътикяф кылырга хәлебездән килми икән, без өйләребездә дә төнге нәфел гыйбадәтләр, истигъфарлар, догалар кылып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Расүл әкрам галәйһиссәләм әйткән: «Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер», — дигән (Бохари, Мөслим).

Әнәс (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять итә: «Мөбарәк Рамазан аенда Пәйгамбәребез галәйһиссәләм безгә болай дип әйтте: «Сезгә Рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган кичә бар. Кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр, һәм бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр», диде (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад).

Нәфел гыйбадәтләрең фазыйләте турында икенче бер кодси хәдистә болай дип әйтелгән: «Бәндә Миңа нәфел гыйбадәтләрен кылып якынаер. Мин аны яраткач, аның ишетүче колагы, күрә торган күзе, тота торган кулы, йөри торган аягы булачакмын. Ул Миннән берәр нәрсә сораса. Мин аңа, һичшиксез, аны бирәчәкмен. Миннән яклау сораса яклаячакмын» (Бохари).

 

Бу хәдисне галимнәр болай дип аңлаталар: Аллаһы Тәгалә өстәмә гамәлләрне, ягъни нәфел гыйбадәтләрен кылучыны үзенә якынайта һәм аны иман дәрәҗәсеннән ихсан дәрәҗәсенә күтәрә, шуның нәтиҗәсендә кеше Аллаһны күргән кебек гыйбадәт кыла башлый, аның йөрәге Аллаһка карата мәхәббәт, хөрмәт, курку белән тула. Ниһаять, Аллаһы Тәгаләне танып белү сәбәпле, ул күңел күзе белән күрә башлый. Калеб нәфес хакимлегеннән азат ителә һәм Аллаһы Тәгалә теләгәнне генә тели башлый. Шундый калебкә ия булган кеше Аллаһны искә алмыйча бернәрсә дә сөйләми, Аның боерыгыннан тыш бернәрсә дә кылмый, сөйләгәндә Аллаһның ярдәме белән сөйли, караганда Аллаһның ярдәме белән карый, берәр әйбер тотканда Аның ярдәмендә тота.

Кадер кичәсенең шундый билгеләре бар: ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була.

Газиз дин кардәшләр! Нәфескә каршы торып, Рамазанның соңгы көннәрен нәфел гыйбадәтләре, зекерләр, тәүбәләребез белән бизик, Аллаһның рәхмәтеннән, мәгъфирәтеннән мәхрүм булмыйк.

 

Нияз хәзрәт Сабиров

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...