Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар.

Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм рухи мирасы үрнәге буларак, Кабан арты мәчете тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә Малайзия һәм Россия вәкилләре, архитектура өлкәсендәге галимнәр һәм экспертлар катнашты.

Рәсми тантана кысаларында Казан имамнары шулай ук Король Галиҗәнапләре Тенгку Ампуан Паханг белән очрашты. Әңгәмә вакытында хәзрәтләр аны Татарстанга чакырдылар.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...