Фитыр сәдакасы

Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).

 

Фитыр сәдакасы күләме (бер кешедән) байлыгы уртача булган кеше 4 кадак чамасы бодай яки 8 кадак чамасы арпа бирергә, ә баерак кеше 4 кадак чамасы хөрмә яки 8 кадак чамасы йөзем бирергә тиеш. (1 кадакта 409,5 грамм.)

Бодай, арпа, хөрмә, йөзем урынына аларның бәяләре кадәр акча бирергә дә мөмкин.

Ирнең хатыны һәм балигъ булган балалары бай булса, фитырны алар үзләре бирә, әгәр фәкыйрь булсалар, түләү тиеш түгел. Әгәр бер ир хатыны, олы балалары һәм хезмәтчеләре өчен фитыр сәдакасын үзе бирсә, саваплы була.

Авырлык белән яши торган фәкыйрь кешеләр өчен фитыр сәдакасын бирү вәҗиб түгел. Әгәр бирергә теләсәләр, үзләреннән дә фәкыйрьрәк кешеләргә бирергә тиеш булалар.

Фитыр сәдакасын Ураза гаете көнендә таң атканнан соң, Гает намазы укылганчы бирү саваплырак, чөнки мохтаҗ кешеләрне бәйрәм башланганчы шатландыру хәерлерәк.

Фитыр сәдакасын Рамазан ае барышында ук биреп куярга да мөмкин.

Гает намазы укылганчы бирә алмый калган кеше соңыннан бирергә тиеш була.

Зәкят һәм гошер кебек, фитыр сәдакасы да фәкыйрь кешеләргә бирелә.

(Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» китабыннан.)

Корьәндә әйтелгән: «Сәдакалар фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкәт җыючыларга, вә зәкәт өчен Исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, Ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче һәм хөкем итүче» (Корьән, «Тәүбә» сүрәсе, 60 аят).

Фитыр сәдакасын биргәндәге ният:

«Аллаһ ризалыгы өчен дип, фитыр сәдакасын бирергә ниятләдем».

«Аллаһым, мине, хәрамыңа (тыйганнарыңа) мөрәҗәгать итмәслек итеп, хәләлең (рөхсәт иткәннәрең) белән тәэмин ит! Һәм, Үз фазыйләтең белән, Синнән башкага мохтаҗ булудан коткар!»

Фитыр сәдакасын биргәндә укыла торган дога:

Раббәнәә тәкъаббәл миннәә иннәкә әннтә-ссәмиигъүль-гъәлиииим.

Мәгънәсе: «И, Раббыбыз! Бездән [аны] кабул ит, һичшиксез, Син - [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче!» («Әл-Бәкарә» сүрәсе, 127нче аять).

Фитыр садәкасын алганда укыла торган дога:

Мәгънәсе: «Ий, Аллаһым, ошбу сәдака хуҗасын барча афәтләрдән, бәлаләрдән сакла, аның гөнаһларын ярлыка, иманын күркәм кыл, малын арттыр һәм изге эшләрендә ярдәм ит!»

 

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...