Гаҗәеп план

Гаҗәеп план

Гаҗәеп план

Йосыф галәйһиссәламнең балачагы бик авыр була. Ул бәләкәй малай булганда аның көнче туганнары аны тирән сусыз коега ташлыйлар. Алар аңардан котылырга телиләр, чөнки әтиләренең яратуын аның белән бүлешәселәре килми. Йосыф галәйһиссәлам ярдәм сорап кычкырса да, туганнары аны шул коеда үләргә калдыралар. Әмма Аллаһ Тәгаләнең аңа карата башка планнары бар иде.

 

Йосыф галәйһисәлам Аллаһка ихластан ышана иде һәм Аллаһ Тәгаләнең ярдәме булачагына инанган иде, шуңа күрә ул бернәрсәдән дә курыкмады. Аллаһ Тәгалә аңа ярдәмен бирде.

Ул әйтте: "Бу җәфалардан, әлбәттә, бер көнне котылырсың да сиңа кылган явызлыкларын үзләренә сөйләрсең" (12:15)

Йосыф коеда сусыз, ризыксыз өч көн торганнан соң, ниһаять аны Мисырга таба баручы  сәүдәгәрләр табып ала. Мемфиста алар малайны 20 дирһәмгә мәшһүр кешегә сатып җибәрәләр. Ул Йосыфны үз улы кебек карап тәрбияләп үстерә, аңа гыйлем бирә. Йосыф галәйһиссәләм бик сәләтле һәм хикмәтле ир кеше булып үсеп җитә, соңрак ул Мисырның вәзире була.

Моннан аңлашылганча, Йосыф галәйһиссәлам өчен кое бөек үрләргә ирешүнең беренче баскычы була, кечкенә генә бер авылдан чыккан малай ул заманның иң беренче урында торган Мисыр шәһәренә килеп ирешә һәм соңыннан вәзир дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аллаһның теләге – мөэминнәр өчен һәрвакыт хәерлерәк. Авырлык булып күренгән нәрсә игелеккә әйләнә. Без һәрвакыт үзебезне Аллаһка тапшырырга тиеш булабыз.

 

Абдулла Рәхимов

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...