Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.

 

Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер. Документлар тапшыру һәм кабул итү сынауларының башлану вакытын теге яки бу уку йортындагы кабул итү комиссияләренең җаваплы секретарьлары аша белешергә тәкъдим итәбез.

Мөселман уку йортларында белем бирү көндезге, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400 дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, ә калган уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта һөнәри дини белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты/Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) бирә, докторлык дәрәҗәсен Болгар ислам академиясендә (магистратура, докторантура) алырга мөмкин.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле дәрәҗәдәге белем бирә. Мәдрәсәләр “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү” юнәлеше буенча эш алып бара. Белем алып чыгучыларга «Имам-хатыйб», «Ислам нигезләре укытучысы», “Ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы” квалификацияләре, ә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаучыларга “Гарәп теле тәрҗемәчесе” квалификациясе дә тапшырыла. Дини уку йортларында бик әзерлекле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Казан ислам университеты югары дини белемле белгечләр дә (Ислам фәннәре бакалавры; Коръән фәннәре бакалавры), урта һөнәри дини белемле белгечләр дә (Имам-хатыйб; Ислам нигезләре укытучысы) әзерли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгыларын читтән торып укытканда, дистанцион белем бирү технологияләре кулланыла.

Россия ислам институты студентлары “Теология”; “Лингвистика”; “Журналистика” юнәлешләре буенча белем алачак. «Теология» юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып укырга була. 2024 елдан “Тарихи теология” буенча аспирантурада белем алу мөмкинлеге бар.

Болгар ислам академиясе магистратура/докторантура дәрәҗәсендә “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү” һәм «Теология» юнәлешләрендә югары әзерлекле һәм көндәшлеккә сәләтле дин әһелләрен һәм галимнәрне әзерли. Уку йортын уңышлы тәмамлаучыларга магистр яки ислам фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә. Аларга Диния нәзарәтләрендә, фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек үзәкләрендә, шулай ук ислам мәгариф оешмаларында ихтыяҗ зур.

Кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук сынау имтиханнары турында тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru сайтыннан алырга була.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...