Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:

 

Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын һәм ул барлыкка китергән яхшылыкны һәм аңа әмер ителгән нәрсәнең яхшылыгын сорыйбыз һәм Сиңа бу җилнең начарлыгыннан, ул барлыкка китергән нәрсәнең начарлыгыннан һәм аңа әмер ителгән нәрсәнең начарлыгыннан сыенабыз!” /Аллаһүммә, иннә нәс‘әлүкә мин хайри һәзиһир-рихи, вә шәрри мә фиһә вә шәрри мә үтират биһи!/” (Бу хәдисне Тирмизи: “Яхшы дөрес хәдис”, - дип риваять итә)

Риваять ителә: Әбү Һөрәйрә разыя-Ллаһу ганһү әйтте: “Мин Аллаһның Илчесенең галәйһиссәләм болай дип әйткәнен ишеттем: “Җил – Аллаһның әмереннән, (һәм ул) үзе белән нигъмәт тә, газаплар да алып килә (ала), һәм әгәр сез (аның күтәрелгәнен күрсәгез, аны яманламагыз, ләкин Аллаһка аның хәерле булуын сорап һәм Аллаһка аның начарлыгыннан сыенып дога кылыгыз!” (Дөрес иснәдле бу хәдисне Әбу Давыт риваять итә)

Риваять ителә: Гайшә разыя-Ллаһу ганһә әйтте: “Җил дулый башлагач, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтә иде: “Әй Аллаһ, дөреслектә, мин Синнән аның яхшылыгын, ул (алып килә торган) нәрсәнең яхшылыгын һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның яхшылыгын сорыйм, һәм Сиңа аның начарлыгыннан, ул (алып килә торган) нәрсәнең начарлыгыннан һәм ул нәрсә белән җибәрелгән булса, шуның начарлыгыннан сыенам” /Аллаһүммә, инни әс‘әлүкә хайраһә, вә хайра мә фиһә вә хайра мә үрсиләт биһи, вә әгүзү бикә мин шәрриһә, вә шәрри мә фиһә вә шәрри мә үрсиләт биһи!/” (Мөслим)

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенының пленар утырышы булды

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Җыенда катнашучы шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең 37 төбәгеннән барлыгы 900 делегат – кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр бар иде. Быелгы җыен Россия татар-мөселманнары...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...