Казның муены нигә озын?

Казның муены нигә озын?

Шүрәле белән каз бәбкәсе Матуркай Арча поездында очраштылар. Икесенең дә Казанга, Шүрәленең – Былтыр (ул хәзер Казанда яши), Матуркайның дусты Айгөл янына барышы. Шүрәле биштәрен ачып, Матуркайны урман күчтәнәчләре белән сыйлады.

 

Шул вакыт гаҗәеп матур ак гөмбә Шүрәле кулыннан төшеп китте һәм утыргыч астына тәгәрәде. Каз бәбкәсе аны, озын муенын сузып., җәлт кенә тартып чыгарды.

– Синең муеның ничек шулай озын булган ул? – дип сорап куйды Шүрәле.

Шүрәлене вокзалда Былтыр каршы алды.

Былтыр Матуркайны да машинасына утыртып Айгөлләрнең өенә кадәр илтеп куймакчы иде. Тик халык ташкынында каз бәбкәсен югалттылар.

Вокзалны, тирә-юньне әйләнеп чыктылар. Беркайда да юк Матуркай.

Шүрәле белән Былтыр аптырашта калдылар. Имәнлек урамына Айгөлләргә (Матуркай Шүрәлегә кызның адресын әйткән иде) барып килергә булдылар. Шүрәле машина тормозларының чинаган тавышына сискәнеп китте. Агачлар арасыннан көтмәгәндә юлга атылып чыккан малай чүттән генә көпчәк астында калмады.

Вишневский урамында биш-алты яшьләр тирәсендәге ялгыз бер бала юл уртасында катып калган. Ни алга, ни артка баралмый. Ике якта машиналар ташкыны. «Бу малайның әти-әнисе кая карый икән», – дип сукранды Былтыр.

Бер урында машиналар бер малайга үзләре туктап юл бирделәр. «Бу малай юлны дөрес чыга. «Зебра»дан чыга», – Былтыр Шүрәленең сораулы карашына әнә шулай дип җавап бирде.

Имәнлек урамында малайлар юл буенда туп тибәләр. Менә туп юлга сикерде. Ул машина астында калса да, аңа зыян булмады. Ә менә шул туп артыннан чыккан малайларның берәрсе эләксә... Хәтәр урында уйныйлар.

Матуркай Айгөлләрдә юк иде. Былтыр белән Шүрәле каз бәбкәсен эзләүне дәвам иттеләр. Аларга Айгөл дә иярде. Күр әле бу малайларны. Кырыйда тротуар була торып, машина юлыннан баралар. Былтыр тагын сукранды.

Күпме генә эзләсәләр дә, Матуркай табылмады. Инде милициягә хәбәр итәргә дип торганда, Былтыр, Айгөл һәм Шүрәленең игътибарын вокзал янындагы трамвай тукталышындагы халык төркеме җәлеп итте.

Барып карасалар – Матуркай. Трамвайның артында түшен рельска терәгән дә муенын сузган. «Каршыга трамвай килми микән?» – дип каравы икән. Былтыр аңа трамвайның артыннан, автобус һәм троллейбусның алдыннан чыгарга ярамаганын аңлатты.

Шүрәле исә: «Казлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмиләр. Аларның муены менә ни өчен озын икән! – дип уйлап куйды».

 

Зиннур Хөснияр

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...