Хаҗ сәфәре

Хаҗ сәфәре

 

Хаҗ гамәле Ислам дине баганаларының берсе. Аллаһ Тәгалә җирдә билгеле бер урынны хөрмәтләде, Үзенең махсус бер бәрәкәтен биреп, шул урында йорт төзергә әмер итте. Тыштан караганда бу Гарәп ярымутравындагы Мәккә шәһәрендә таштан ясалган куб булса, батыйни (яшерен) яктан ул Аллаһның нигъмәте һәм бәрәкәте даими иңеп тора торган урын. Аллаһның бәрәкәте нәкъ менә шул урынга иңеп тору сәбәпле бу урын Бәйтү-Ллаһ, ягъни Аллаһ йорты дип атала.

 

Бәйтү-Ллаһ сахрадагы бер куб кына түгел, ул Аллаһ Тәгаләнең бәрәкәтенең максаты булып тора. Бу урын таштан салынган Кәгъбә яисә башка бер нәрсә булса да, барыбер Бәйтү-Ллаһ (Аллаһ йорты) дип аталыр.

Бөтен кешелеккә шушы урынга килеп Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга әмер ителде. Бу урын һәрбер иманлы кешене үзенә тартып тора, чөнки монда Аллаһка мәхәббәт һәм бәрәкәт бергә тупланган. Төрле дәрәҗәдәге кешеләр хөрмәт һәм мәхәббәт сәбәпле киләләр, чөнки Бәйтү-Ллаһ магнит кебек. Фәкыйрь мөэминнең ашарына ризыгы, кияргә киеме булмаса да, аның күңелендә Аллаһ йортын күрү теләге бар. Бу гаҗәеп урын байлар өчен генә түгел, мөмкинчелеге бармы, юкмы, ул бөтен кешегә дә кагыла, беркемне дә читтә калдырмый. Әл-Хәрамга килеп җитү белән бу халәт югалмый, киресенчә, күңелне тагын да көчлерәк Кәгъбәгә таба тарта. Кәгъбә янына килеп ирешкәч, тимер магнитка ябышкан кебек ул кисвәне (тукыманы) кочаклый.

Гашыйкларның мәхәббәте төрле сынаулар белән сыналган кебек, дәрәҗәләребезне билгеләү өчен Аллаһ Тәгалә безне дә сыный. Беренче сынау Рәҗәб һәм Шәгъбан айларында башлана. Мөэмин кеше үз тырышлыгы белән туплаган байлыгыннан зәкәт (садака) түли.

Бу сынауны уңышлы үткәннән соң Аллаһ Тәгалә безгә Рамазан аенда ураза тотуны әмер итте. Мөэмин бу айда иртәнге намаздан алып кояш байганчы ашамыйча, эчмичә тору белән сынала.

Бу сынауны уңышлы үтү белән мөэминнәр үзләренең Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәтләрен расладылар. Шуннан соң алар Аллаһ Тәгалә йортына чакырылу белән бүләкләнәләр.

Мөселманнар Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәтләре сәбәпле, җир шарының төрле тарафларыннан бу йортка таба ашыгалар. Шуңа күрә дә хаҗ кылу ул вазифа гына түгел, ул - Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәт. Бу бәхетле кешеләргә бик күп намаз һәм гыйбадәтләрдән соң Аллаһ йортына килергә рөхсәт ителде. Зөлхиҗҗә аеның беренче көннәрендә Аллаһны яратучы бәндәләр Аның йортында хаҗ кылу өчен җыелалар.

Һиҗри буенча 9 нчы елда мөселманнарга хаҗ кылу гамәле ваҗиб булды. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм беренче төркем хаҗиларның җитәкчесе итеп хәзрәти Әбү Бәкерне (Аллаһ аңардан разый булсын) билгеләде. 300 кешелек караван хаҗ кылу нияте белән Мәккәгә юнәлделәр.

Хаҗ кылу ул ял итү яисә гади бер сәяхәт кенә түгел. Хаҗ кылганда килеп чыккан авырлыкларны Аллаһ Тәгалә бәндәсенә тиешле бер сынау итеп бирә. Хаҗ кылучылар бу юлны җиңел дип уйлап, кечкенә генә авырлыклар килеп чыкса да зарлана башлыйлар. Шуңа күрә дә хаҗилар сәяхәтләрен башлаганчы ниятләрен дөресләргә тиеш булалар.

Хаҗ – ул сәяхәт һәм гыйбадәт, гыйбадәт кылганда һәрвакыт сынаулар булып тора. Әгәр кеше рәхәтлек теләсә, аңа үз түшәгендә калу хәерле. Берәү ниндидер гамәлне кылу максатыннан кайбер адымнарын ясаган икән, ул сынауларга һәм авырлыкларга әзер булырга тиеш.

Хаҗилар бу сәфәрдә бернәрсәне дә тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу изге сәфәрне максат итеп куеп, авырлыкларны Аллаһның бәрәкәте итеп кабул итәргә кирәк. Ихлас һәм тәкъвалы мөэминнәр өчен зарланулар Аллаһ йортын күргәнчегә кадәр генә. Кәгъбәне күрүгә үк бөтен зарлар юкка чыга, чөнки бала анасы янәшәсендә иминлек һәм яратуны тойган кебек, иманлы кеше дә Аллаһ йортының иминлеген, хакыйкый тынычлыкны аңлый. Хәзрәт Әшраф Гали Тәнви (Аллаһның рәхмәтендә булсын) болай дип яза: “Мөэмин җәннәткә кергәч тапкан тынычлык кебек, тәкъвалы бәндәләр Аллаһ йортын күреп тынычлык табалар. Монда алар үзләренең бөтен авырлыкларын, сынауларын оныталар”.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Хәҗәрүл әсвәд (кара таш) һәм Рүкнүл-йәмәни (Йәмән тарафы) арасында махсус бәрәкәтле урын бар, анда 70 мең фәрештә игътибар белән күзәтеп, таваф кылучы хаҗиларның кылган догаларына “Әмин” әйтеп торалар. Бу кешеләр иң бәхетлеләр, чөнки аларның ихтыяҗлары һәм теләкләре кабул булсын өчен, догаларына фәрештәләр “Әмин” , диләр”.

 Бу сәфәрдә Аллаһ Тәгалә Үзенә гашыйк булган бәндәләренең бөтен теләкләрен үти, сораганнарын бирә, чөнки Аллаһның хәзинәләре иксез-чиксез. Без йортыбызда эшләгән хезмәтчегә эш хакын бирер идек тә, артыгын бирмәс идек. Әмма Аллаһ Тәгалә безнең ихтыяҗларыбызны һәм теләкләребезне тыңлый һәм барысы өчен дә артыгы белән бирә. Бу сәфәрдә һәркем үзенә тиешлесен ала. Мөэмин кеше үзенең бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерә, Аллаһ Тәгаләнең хәзинәсе беркайчан да кимеми, Аның хәзинәсе чиксез. Бу чыганактан бөтен мәхлук та эчә ала, чөнки ул беркайчан да кибеп юкка чыкмый.

 

Резидә Замалетдинова

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...