«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе.

Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе күп еллар дәвамында өлгергән. Элекке биналарда мәдрәсә тарихына багышланган кечкенә генә бүлмә эшләгән, ул Галимҗан Баруди шәхесенә кызыксынучылар арасында зур популярлык казанган. Биналар яңартылганнан соң, аерым бер залны тулысынча Баруди мирасына багышлау мөмкинлеге туган.

«Галимҗан Баруди – бик зур, бөек шәхес. Шуңа күрә аның исеменә лаеклы музей булдыру безнең өчен мөһим иде. Бу эшне башлап, башыннан ахырына кадәр зур көч куеп башкарган кеше – Разыя ханым. Ул юктан бар тудырып, архивлар белән эшләп, хатлар язып, гаять зур хезмәт башкарды. Монда никадәр көч куелганын белсәгез сез, акча булгач аны бөтен кеше эшли – акчасыз эшләп кара», – диде Зөлфәт хәзрәт.

Музейны оештыручыларның берсе – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Галимҗан Баруди мирасын өйрәнүче Разыя Сәхипова. Экспозицияне булдыруда аңа Гөлназ Һадиева, Алмира Ажыбаева һәм Илдар хәзрәт булышкан. Алар әлеге эшне мәдрәсәдәге төп вазифаларыннан тыш алып барган.

Музейда борынгы китаплар, дәреслекләр, документлар һәм Баруди чоры белән бәйле тарихи материаллар урын алган. Экспозицияне көнкүреш әйберләре белән «гадиләштерү» тәкъдимнәре булса да, оештыручылар белем һәм мәгърифәтне чагылдырган китапларга өстенлек биргән. Теләгән һәркем музейга килеп, экспонатлар һәм материаллар белән таныша ала.

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...