Т-Банк федераль ислам картасы чыгарды

Т-Банк федераль ислам картасы чыгарды

Т-Банк федераль ислам картасы чыгарды

Т-Банк ислам кануннары нигезендә эшләүче федераль ислам дебет картасы чыгара башлады. Әлеге карта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рөхсәте белән эшләнде һәм гамәлгә кертелде.

Ислам картасы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы белән берлектә AAOIFI халыкара стандартлары буенча эшләнде һәм ул дин кардәшләребез өчен махсус эшләнгән үзенчәлекле дизайнга ия. Яңа продукт илебездә яшәүче миллионлаган мөселманнарга ислам дине тәртипләре нигезендә онлайн-банкинг белән куллану мөмкинлеге бирәчәк.

2023нче елда Россия Федерациясе Үзәк банкы илебездә Ислам банкингы системасын формалаштыру буенча эксперимент башлап җибәрде. Эксперимент 4 төбәктә – Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда, Чечен Республикасында үткәрелә һәм Президент имзалаган партнерлык финанславы турындагы федераль канун нигезендә уза.

Ислам дебет картасының төп үзенчәлекләре:

- Хәләл акчаларны хәрәм акчалар белән катнаштырудан саклау өчен һәм аларны хәрәм тармакларда сарыф итмәс өчен картаның аерым счеты булачак.

- Банк бу счеттагы акчаларны Ислам әхлагы тарафыннан тыелган активларга инвестицияләмәячәк яки аларны башка клиентларга кредит бирү өчен кулланмаячак – моны Нәзарәтнең бәйсез экспертлары күзәтеп торачак.

- Ислам картасы белән исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче нокталарда, барларда, төнге клубларда, тәмәке кибетләрендә, вейпшопларда, ломбардларда һәм казиноларда сату-алу операциясен башкару мөмкин булмаячак. Шулай ук аның ярдәмендә иминият компанияләре, букмекерлар һәм микрофинанс оешмалары хезмәтләреннән файдаланып булмый.

- Әлеге картада клиентларга банктан процентлар белән акча алырга мөмкинлек бирүче овердрафт һәм «кубышка» функцияләре каралмаган.

- Исәп-хисап счетында сакланып торган акчаларга процентлар өстәлеп килмәячәк.

- «Приведи друга» («Дустыңны чакыр») акциясе ислам таләпләренә туры китерелгән – акчалата бонусны бары чакыручы клиент кына алачак.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...