Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның «Ирек» мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм Татарстан мәчетләре мәхәлләләре, шулай ук Волгоград өлкәсе имамнары, мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты.

Казан кунаклары Волжскига МХОдагы сугышчылар яныннан кайтып килгәндә кереп чыкты.

Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп Волгоград өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте «Волгоград мөфтияте»нә Казан кулъязма Коръәненең берничә нөсхәсен бүләк итте һәм Мөфти Бата Кифах Мөхәммәдкә аның үзенчәлекләре турында сөйләде. Хөрмәтле Мөфти Казан галимнәре башкарган эшне югары бәяләде һәм Камил хәзрәткә кыйммәтле бүләк өчен рәхмәт әйтте.

Казан кулъязма мүсхәфе, Татарстан Нәзарәте аны 2026 елның маенда Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Бөтенроссия дин әһелләре форумының һәр делегатына бүләк иткәннән соң, илнең һәр төбәгенә диярлек таралды.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...