Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды.

Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле татар-мөселман галиме рухына багышлап дога кылды, Аллаһы Раббыбыздан аның гөнаһлары гафу ителүен һәм ахыргы урынын җәннәт бакчалары белән зиннәтләвен сорады.

Шунысы игътибарга лаек, Муса Бигиев җирләнгән урын 2023нче елда Мөфти Камил хәзрәт үтенече буенча чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Мисырдагы вәкиллеге һәм ул вакытта аның җитәкчесе булган, хәзер ТР Рәисе ярдәмчесе булып эшләүче Марат Гатин, һәм Мисырның туризм һәм борынгылык министрлыгы ярдәме белән табылды.

Муса Ярулла (Муса Җаруллаһ) Бигиев 1874нче елда туган, ул күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. 1896нчы елдан ул Каһирәдәге Әл-Әзһар университетында, аннары Мәккә һәм Мәдинәдә белем ала. Муса Бигиев Һиндстанга килә, анда мөселман дин галимнәре белән аралаша, дини темаларга диспутта катнаша, 6 ай дәвамында Диабанд шәһәре ислам университетында, аннары Бомбейда укый. 1904нче елда ул Россиягә кайта. 1905нче елда журналистлык эшчәнлеген башлый, берничә хезмәтен бастыра. Бар гомерен М.Бигиев исламның фундаменталь кыйммәтләрен торгызуга багышлый һәм алар нигезендә көнкүрешне җайга салу принцибына иярә. 1949нчы елда Каһирәдә вафат була.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Чабыр үләне (чабрец, тимьян)

Чабыр үләненең русчасы — чабрец, тимьян обыкновенный. Ул иренчәчәклеләр (губоцветные) семьялыгына керә. Агачка әйләнә торган сабаклы, ярымкуак кебек хуш исле үсемлек. Аның бөтен өлешләрендә дә эфир майлары бар.   Чабыр үләне яфракларыннан ясалган сыек экстракт бронхит, бума ютәл кебек...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Рамазан аеның соңгы ункөнлеге һәм Кадер кичәсе

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкра-наларыбыз булса иде.   Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...