Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узды

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узды

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узды

Казанда күренекле дин әһеле, мәгърифәтче, нәшир, “Иман” нәшриятына нигез салучы, педагог, тарихчы һәм Ислам яңарышы башында торган “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узды. Әлеге чараларда Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары, фикердәшләре катнашты.

Билгеле булганча, ул моннан 10 ел элек фаҗигале рәвештә вафат булды. Бүген иң элек бер төркем дин әһелләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең каберен зиярат кылды, Коръән укып, дога кылды.

Аннан соң Апанай мәдрәсәсендә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында “Татар дин әһелләренең тарих фәннәренә керткән өлеше” дип аталган конференция узды. Вәлиулла хәзрәт үзе дә тарихчы булган, тарих турында күп кенә китаплар язган.

Җыенда катнашучылар, үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, Вәлиулла хәзрәтнең искитмәле, соклангыч, күп кырлы шәхес булуын, аның дин ягыннан да гыйлемле булуын, шул ук вакытта җәмәгать эшләре белән дә актив шөгыльләнүен искә алды. Билгеле булганча, Вәлиулла хәзрәт Татарстан гына түгел, Россия мөселманнарын берләштерүгә зур өлеш керткән дин әһеле, милләтпәрвәр, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...