Имам Газәли – олуг галим

 Имам Газәли – олуг галим

 Имам Газәли – олуг галим

Әл-Гәзәли Әбү-Хәмид Мөхәммәд күренекле ислам дине белгече һәм фикер иясе 1058 елда Иранның Тус шәһәрендә (әлеге кала Хөрәсән төбәгендә урнашкан) туган. Аның балачагы ятимлектә һәм михнәттә уза. Тус, Җурҗан һәм Нишапурдагы атаклы мәдрәсәләрдә белем ала.

 

1085 елда Коръәнне тирәнтен үзләштергән һәм аны оста итеп тәфсир кылучы буларак, аны вәзир Низам әл-Мөлек Исфаһанга китертә һәм Иранны яулап алган сәлҗүк солтаны Мәлик шаһ сараена хезмәт итәргә күндерә. Мәгълүм булганча, шул ук чорларда бу җирлектә бөек шагыйрь, математик һәм астроном Гомәр Хәйям да яши. Бу ике шәхеснең очрашуы турында риваят бар. Бервакыт Гәзәли Исфаһандагы обсерваториягә килә һәм үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк Гомәр Хәйям белән озаклап әңгәмә кора.

Гыйлем арттыруның әһәмиятен тирәнтен аңлаган Низам әл-Мөлек Мәлик шаһны илдә берничә урында дәрүл-фунүн (гыйлемнәр йорты) ачарга күндерә. Мәгърифәт учаклары кодрәт иясе вәзир хөрмәтенә “Низамийя” исеме белән атала.

1091 елда Багдад шәһәрендәге “Низамийя”гә вәзир Ислам дине хокукын – фикыһ мөгаллиме итеп Газәлине җибәрә. Мәгәр аның укытучылык эшчәнлеге нибары дүрт ел гына дәвам итә. Тәхет тирәсендә вакыйгалар куера. Вәзир Низам әл-Мөлек һәм Мәлик шаһ фетнәчеләр тарафыннан явызларча үтерелә һәм сәлҗүкләр империясеннән бәрәкәт качып, ызгыш-тарткалашлар башлана. Белгечләр фаразлаганча әлеге куркыныч вакыйгалар тәэсирендә, әллә инде башка сәбәпләр беләнме галим авырып китә һәм Шамнан (Багдадтан) хаҗ сәфәренә кузгала. Хаҗдан соң Газәли суфиларга кушыла. Дистә еллар буе дәрвиш булып михнәтләр, җәбер-золымнар чигеп, аларны үз җилкәсендә татып, гади халык арасында бер каладан икенчесенә күченеп йөреп гомер кичерә.

Илбашы тәхете тирәсендә, кадер-хөрмәттә көн күргән ошбу олуг галим вә фикер иясенең шушы гамәле аның тәрҗемәи хәлен язучыларны бүгенгәчә гаҗәпкә калдыра. Ялан аяклы киндергә төренгән, биштәр аскан мосафир үзе кебек аркадашлары һәм укучылары белән Сүрияне гизә, әл-Кудс (Иерусалим) һәм Искәндәрия (Александрия) калаларына сәфәр кыла. Биштәрендә кибеп беткән арыш икмәгенең кыерчыгы белән галимнең исемен гасырларда мәңгеләштергән дүрт калын кулъязма дәфтәр йөри. Ислам дине тарихында әлеге фундаменталь хезмәт “Иман турындагы фәннең торгызылуы” (“Воскрешение наук о вере”).

Галим анда суфыйчылык тәгълимәтен һәм ортодоксаль исламны килештерүгә ирешә. Һәм шуның өчен ул исән чагында һәм бакыйлыкка күчкәч тә дин Исламга яңа сулыш бирүче буларак таныла. Ниһаять, фарсы тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар тына һәм ил белән идарә итү Мәлик шаһның улы – солтан Баркьярүк кулына күчә. Әлбәттә шаһның баш вәзире итеп Низам әл-Мөлекнең улы Фәһр әл-Мөлек билгеләнә. Нәкъ менә шушы яшь вәзир Газәлине эзләтеп шаһ сараена кайтара һәм аны остаз итеп университетка билгеләтә.

Галим һәм философ алты ел дәвамында мәгърифәт нурын тарата. Шуннан соң туган якларына — Хорасанга үзенең туган шәһәренә кайтып хөрмәткә, шәех дәрәҗәсенә ирешә, әмма үзенең мәктәп-мәдрәсәсен ачарга өлгерми кала — 1111 елда 53 яшендә “дәрүл-фәнәдан дәрүл-бакыйга (ягъни бу вакытлы дөньядан китеп мәңгелек дөньяга) күчә”.

Моннан нәкъ тугыз гасыр элек яшәгән галим һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм остазның фикерләре, карашлары аның хезмәтләре еллар аша урта гасырларда ук Европага барып ирешә, бөек немец философы Гегель тарафыннан да бик югары бәяләнә.

Әл-Газәли йөгерек телле, искиткеч мантыйкка ия булган, хикмәтле чагыштырулар ярдәмендә зур гомумиләштерүләргә ирешкән фикер иясе. Мәсәлән, ул кяфер каберенә еланнар оя кора дигән риваятькә ышанып, кабер ачып, анда еланнар тапмыйча аптыраучылардан каһкәһәләп көлә. Аның фикеренчә, гадәти, тышкы еланнардан котылу, аларны куып чыгару дөрес гамәл, әмма ул еланнар дәһринең күңелендә мыжлый һәм алардан һәр ике дөньяда да берничек тә котылу әмәле юк.

 

Рамил Рәхмәтуллин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...