Табигатьне өйрәнүче император: Бабурның хайваннар турындагы язмалары

Табигатьне өйрәнүче император: Бабурның хайваннар турындагы язмалары

Табигатьне өйрәнүче император: Бабурның хайваннар турындагы язмалары

Бөек Могол дәүләтенә нигез салучы Император Заһир әд-Дин Мөхәммәд Бабур (1483-1530), үзенең әдәбияттагы һәм башка талантлары белән дә мәшһүр булган.

 

Мәшһүр шагыйрь буларак Бабур үзенең тәрҗемәи хәлен “Вакыйгати Бабури” еш кына “Бабур намә” (Бабур китабы) исеме белән аталган әсәрен язган. Хәрби эшләрен һәм үзенең шәхси тойгыларын тасвирлаудан тыш, автор әсәрдә үзен галим һәм табигатьне өйрәнүче буларак күрсәткән, үзенең хайваннар, кошлар һәм Һиндустанның үсемлекләре белән бәйләнешле күзәтүләре белән дә бүлешкән.

Бабур язуынча, фил Калпи иленең (бүгенге көндәге Уттар-Прадеш) чигендә һәм көньякта яши. Бу күркәм хайван үзенә карата мөрәҗәгать ителгән сүзләрне аңлый һәм биргән әмерләргә буйсына. Хайван зур булган саен кадерлерәк. Авторның хәбәр итүенчә, кайбер утрауларда филләр 9 метр биеклеккә җитәләр, дип сөйләүчеләр булган, әмма ул үзе 4-5 метрдан биегрәк филне күргәне булмаган. Бу хайваннар зур йөкләрне күчереп йөртә алалар, өчәү яисә дүртәү булганда алар йөк арбасын тартып баралар, мондый арбаны тарту өчен 400 яисә 500 кеше кирәк булыр иде. Филләр күп ашыйлар: бер фил ике дөя көтүе ашаган кадәр ашый.

 

 

 

 

 

 

Бабурның хәбәр итүенчә, мөгезборын да зур хайваннардан санала. Күләме белән ул өч буйволга тиң, ләкин аның мөгезендә филне күтәрә алуы турындагы хәбәр ялган. Мөгезборынның борынында мөгезе берәү, ә тиресе бик калын. Филләрдән аермалы буларак, аларны кулга ияләштереп булмый, чөнки алар рәхимсез.

Бабур берничә төрле маймылларны (мәймун, һинд телендә – бандар) искә алып китә. Берсе сары төстә, ак танаулы һәм кыска койрыклы, андый маймылларны тоталар да төрле трюклар ясарга өйрәтәләр. Икенче төре (лангур) зуррак, ак йонлы, кара танаулы һәм озын койрыклы. Тагын бер төре чыгышы буенча утраулардан килгән, аның төсе зәңгәргә дә, сарыга да охшаган.

Бабур бик күп төрле попугайларны тасвирлый. Аның сүзләре буенча, элек ул бу кошлар бары тик өйрәтелгән сүзләрне генә кабатлый алалар дип санаган. Ләкин күптән түгел аның бер якын ярдәмчесе Әбүл Касыйм Җәләйир аңа үзенең попугаеның читлеген япканда, попугай аңа: “Ач мине. Мин сулый алмыйм”, - дип әйтеп куйганын сөйләгән.

 

 

 

 

 

 

Һиндлы марабу (динг) Бабурның язуынча, суда һәм елга ярларында яши һәм кеше зурлыгындагы канатлары бар. Башында һәм муенында аның каурыйлары юк, аркасы һәм күкрәге ак төстә. Авторның хәбәр итүенчә, Кабулда ул кулга ияләштерелгән һиндлы марабуны күргән, аңа ит ташласалар, ул аны тотып алган. Бервакыт ул башмакны йотып җибәргән. Ә икенче юлы бер чебине канатлары һәм каурыйлары белән бергә йоткан.

Бабур оча торган тычканны (чамгадар) тасвирлавынча, бу хайван ябалак зурлыгында эт башлы, төннәрен агач ботагында башы белән аска таба асылынып тора.

Бабур болай дип яза: “Су хайваннарының берсе аллигатор (шир- аби “су арысланы”) кара суларда яши һәм кәлтәне хәтерләтә”. Ул делфиннарны һәм крокодилларны да тасвирлаган. Шулай ук Бабур зур крокодил гавиал турында хәбәр итә, аның гаскәре Газипур һәм Бенарес арасында булганда, бу крокодил өч яки дүрт солдатны эләктергән.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...