Хәдисләр белгече, фикыһ галимәсе Фатыйма әс-Сәмәрканди

Хәдисләр белгече, фикыһ галимәсе Фатыйма әс-Сәмәрканди

Фәкыйһә Фатыйма үз заманында иң зур галимәләрнең берсе булган. Фикыһ мәсьәләләре буенча аның белән хәтта әмирләр дә киңәшләшкәннәр.

Ул мәшһүр галим, фәкыйһ “Тухфәтүл-фукаһа” китабы авторы Галәведдин әс-Сәмәркандинең кызы. Әтисе аңа үзе гыйлем биргән һәм шуңа күрә дә ул фикыһ өлкәсендә мәшһүр галимнәрнең берсе булган һәм нәкъ менә шул сәбәпле аны фәкыйһә Фатыйма дип йөрткәннәр. Ул вакытта мөфти вазыйфаларын үтәүче әтисе Галәведдин әс-Сәмәрканди, фәтвәләр буенча кызы Фатыйма белән киңәшләшә торган булган.

Әтисе аны үзенең укучыларыннан булган Хәнәфи мәзһәбе буенча галим Имам әл-Касанигә кияүгә биргән. Бу галим фикыһ өлкәсендә зур дәрәҗәләргә күтәрелгән. Ул остазы Галәведдин әс-Сәмәркандинең “Тухфатулфукаһа” исемле китабына шәрех “Бәдәи-сәнәи”не язган. Галәведдин Сәмәркандигә бу язма бик ошаган һәм аны кызы өчен мәһәр итеп кабул иткән. Фатима әтисенең карарын кабул иткән. Мәһәр өчен башка бернәрсә дә таләп итмәгән. Яшь гаилә Галәведдин әсСәмәрканди йортында торганга, аларның өендә үзенә күрә галимнәр шурасы җыелган. Дәмәшыкъ әмире Нуреддин Зәнги яшь гаиләне үз яклауы астына алган. Фатыймага карата бик хөрмәтле карашта булган, фикыһ буенча мәсьәләләрдә аның фикерен сорый торган булган. Фатыйм әс-Сәмәрканди кайвакытта иренең хаталарын да төзәткән, билгеле бер карар кабул итә алмаганда, аңа ярдәм иткән.

Имам әл-Касанинең укучыларыннан берсе болай дигән: “Без остазыбызга авыр сораулар бирә идек, андый вакытта ул рөхсәт алып өенә китә иде. Өенә кайтып килгәч, бирелгән сорауга тәфсилләп җавап бирә иде. Бу еш була торган иде. Аннан соң без аңладык, Имам әл-Касани хатыны Фатыйма белән киңәшкәннән соң гына безгә җавап биргән”. Фикыһтан тыш, Фатыйма хәдис гыйлемендә дә тирән гыйлемле һәм каллиграфия гыйлеменә дә ия булган. Шулай ук ул үзенең юмартлыгы һәм мәрхәмәтлеге белән дә мәшһүрлек алган. Хәләвия мәдрәсәсендәге фәкыйһләрнең берсе Давыд ибне Гали әйтүенчә: “Фәкыйһә Фатыйма Рамазан аенда фәкыйһләрне ифтар белән сыйлау гадәтен кертүчеләрнең берсе. Моның өчен ул үзенең ике беләзеген сатканын белдек. Шул акчага ризыклар алып галимнәр өчен һәр кичен ифтар мәҗлесләре үткәрде”.

Фатыйма әс-Сәмәрканди Сүриядәге Хәлиб җирлегендә 1185 елда вафат була. Имам әл-Касани соңгы көннәренә кадәр һәркөнне аның каберен зиярәт иткән һәм Коръән укыган. Рәҗәб аенда бер зиярат итүендә ул Ибраһим сүрәсенең 27 аятен укыган вакытта ул үзе дә бу бакыйлыкка күчә. Аны хатыны янәшәсенә күмәләр, ә халык исә аларның каберлеген “кабрул-мәра-ти үә зәүҗиһә” (хатынның һәм аның иренең кабере) дип атыйлар.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...