Акыллы кеше

Акыллы кеше

Акыллы кеше

 

Бервакыт арыслан, бүре һәм төлке ауга чыкканнар һәм кыргый ишәк, гәзәл һәм куян тотканнар.

 

Арыслан бүрегә: “Боларны безнең арада бүл”, - дигән. Бүре: “Кыргый ишәк – арысланга, гәзәл – миңа, куян төлкегә”, - дигән. Бу сүзләрне ишеткәч, арыслан бүрене ботарлап аткан һәм төлкегә мөрәҗәгать итеп: “Боларны безнең арада бүл”, - дигән.

Төлке: “Ишәк арысланның төшке ашы булыр, гәзәл – кичке ашы, ә куян – кабымлыгы”, - дигән. Арыслан төлкедән: “Син кемнән өйрәндең болай итеп бүләргә?” – дип сораган. Төлке: “Бүре белән булган хәл мине моңа өйрәтте”, - дип җавап биргән.

Шуңа күрә дә: “Акыллы кеше башкаларның хатасына карап гыйбрәт ала”, - дигән әйтем бар.

Нәсихәт: Бу очракта бүрене безгә кадәр яшәгән халыклар дип аңларга кирәк. Коръән Кәримдә бик күп аятьләрдә Аллаһ Тәгалә безгә аларны мисал итеп китерә: “Әллә алар җир йөзендә сәяхәт кылып йөрмәделәрме һәм аларга кадәр яшәүчеләрнең ахыры ничек булганын күрмәделәрме?” (17:109)

Сәҗдә сүрәсенең 26 аятендә әйтелгән: “Әллә аларга мәгълүм булмадымы алардан элек күпме кавемне һәлак иттек, үзләре шул һәлак булган кавемнәрнең урыннарыннан үтеп йөриләр, акыллы кешеләр өчен бу эштә, әлбәттә, гыйбрәт бар, әллә алар хак сүзне ишетмиләрме?” (32:26)

Шулай ук Йосыф сүрәсенең 111 аятендә әйтелгән: “Алар турында сөйләнгән кыйссаларда, әлбәттә, акыл ияләренә гыйбрәтләр бар” (12:111)

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә безгә әүвәлге халыкларның хаталары турында һәм аларга килгән бәлаләр турында хәбәр итә. Шулай итеп Раббыбыз әйтерсең лә безгә әйтергә тели: “Әй Мөхәммәднең өммәте, бу - әүвәлге халыкларның җинаятьләре һәм аларның шул җинаятьләре өчен җәзалары. Әгәр сез дә шул җинаятьләрне кылсагыз, ул бәлаләр сезгә дә килер”, - дип. Шулай ук Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләр һәм тәкъвалы бәндәләр кылган изге, хәерле гамәлләр турында да хәбәр итә. Шулай итеп Раббыбыз безгә: “Әгәр сез дә шундый изге гамәлләр кылсагыз, ул вакытта Мин сезне дә бүләкләрмен, хәтта күбрәк итеп тә”, - дип әйтә.

Бүре тарыган бәладән гыйбрәт алган төлке кебек, без дә әүвәлге халыклар белән булган хәлләрдән гыйбрәт алырга тиеш булабыз.

 

Исмәгыйл Хаккый Бурсавиның “Рухул-бәйән” китабыннан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...