Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер дустыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”. Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм анда үлгән кешене күреп алган. Аның башы астында мендәр урынына кулланылган таш һәм гаурәтен бары тик тукыма кисәкләре генә томалаган иде. Бу кешенең башка бернәрсәсе дә юк иде. Муса галәйһиссәләм әйтте: “Әй Раббым, мин Синнән дустыңны күрсәтүне сорадым. Ә син миңа бу кешене күрсәттең”. Аллаһ вәхи кылып Мусага җавап бирде: “Әй Муса, ул Минем дустым. Үземнең олуглыгым белән ант итәм, Мин аңардан бу ташны һәм тукыманы каян алуы хакында сорамастан элгәре, аны җәннәткә кертмәм”.

Нәсихәт

Бер генә мөселман да үзенең дин кардәшен түбәнсетергә тиеш түгел. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Кардәшенә карата нәфрәтле мөгамәләдә булу кеше өчен яман сыйфат булып тора” (Мөслим җыентыгыннан) Безнең һәрберебез нинди халәттә булуыбыз билгесез. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Йөнтәс сакаллы, тузанланып беткән чәчле кешеләр бар, Аллаһ аларның догаларын шунда ук кабул итә”. (Мөслим җыентыгыннан) Аллаһ Үзенең дуслары итеп билгеләгән кешеләрнең халәте шундый, алар бу дөньядан тулысынча ваз кичкәннәр. Бу дөнья малына батып рәхәтлектә яшәгән кешеләрнең халәте ничек булыр соң? Кыямәт көнендә һәрбер кеше дөньяда тоткан барча мөлкәте өчен җавап бирер. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Шул көндә сез игелекләр турында соралырсыз” (әл-Тәкәсүр, 8)

Бер хәдис

Кыямәт көнендә кеше дүрт әйбер турында соралмыйча торып, урыныннан да кузгала алмас:

- Үзенең тормышы хакында;

- Булган гыйлеме хакында. Ул гыйлеме белән нишләгән, берәрсен өйрәткәнме, юкмы һәм шул гыйлемнәренә нигезләнеп яшәгәнме, юкмы?

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Аллаһ китап әһелләреннән гаһед алды, китаптагы Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерерсез һәм бер хөкемне дә яшермәссез, дип” (Әәли Гыймран, 187) Ягъни кешедән бу аятькә таянып гамәл кылганмы, юкмы, дип сорау алыныр.

- Ул ия булган күчемсез мөлкәт. Каян алган һәм нәрсәгә сарыф иткән.

- Бәдәне турында, нәрсә һәм кайда нишләгән”.

Исмәгыйл Хаккый Бурсавиның

“Рухул-бәйән” китабыннан

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...