Сугыш хәтирәләре

Сугыш хәтирәләре

Бәдретдинов Давыт 1905 нче елда бу дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа 36 яшь була. Йөкле хатыны Фәтхияне һәм улы Рәшитне калдырып ул сугышка чыгып китә.

Давыт фронттан хатларны еш яза, балаларын, хатынын бик сагына. Ул фронтта булганда хатыны икенче баласын, кызы Гафирәне таба. Бер хатында Давыт тиздән поезд белән Сергач шәһәре аша үтәчәген хәбәр итә. Хатынына балаларны алып шәһәргә килеп көтеп торырга куша. Аның бик нык балаларын, хатынын күрәсе килә. Фәтхия шәһәрдән 17 чакрым ераклыктагы авылда яши. Ул балаларын юлга җыя һәм туганнарыннан чанага утыртып шәһәргә илтеп куюларын үтенә. Сергачка килеп, берничә көнгә йорт арендага ала һәм ирен көтә башлый. Берничә көннән ире Давыт утырган поезд Сергачка килеп җитә. Давыт бик сөенә, бу мөмкинчелекнең килеп чыгуына язмышына шөкер итә. Ул сагынычтан иң беренче кызы Гафирәне кулларына ала, ә Гафирә әтисен бер дә күргәне булмаганга, куркып елап җибәрә, ә Давытның күңеле төшә: “Кызым миннән курка”, - ди ул күңелсезләнеп. Гаилә өчен бергә булу мизгелләре бик аз була шул, бер яисә ярты көнме.

Чөнки Давытка юлын дәвам итәргә кирәк була. Соңгы бер хатында ул болай дип хәбәр итә: “Кадерле хатыным минем, безнең алда бик зур сугыш тора. Нәрсә булып бетәчәген беркем белми, синең белән күрешергә насыйп булырмы, юкмы. Әгәр мин һәлак булсам, балаларымны кара, аларны чын кешеләр итеп тәрбиялә”. Давыттан бик озак хат килми тора. Ниһаять озак вакытлар көтелгән хәбәр килә. Хат командирдан, ул Давытның яралануы һәм аны госпитальдә калдырулары турында хәбәр итә, чөнки аларга юлларын дәвам итәргә кирәк була. Командир Давыт белән сөйләшкәндә, ул аңардан: “Минем йөзем бик куркыныч хәлдәме?” – дип кат-кат сорый. Соңрак командирдан тагын бер хат килеп төшә, анда Давытның хәбәрсез югалуы турында язылган була. Фәтхия бик елый, ике бала белән ул тол кала, гомере буе колхозда эшли. Аңа яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк иде. Бик күп еллар үтә. Балалар үсеп җитәләр, улы өйләнә, кызы кияүгә чыга. Рәшит улының 4 баласы, Гафирә кызының өч баласы туа. Гафирә – минем әнием. Ул гәзиттән Габбас Нәзиров исемле кеше турында укый. Анда бу кешенең Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләве турында игълан язылган, телефон номеры да куелган. Мин ул кешегә шалтыраттым. Ул минем белән бик йомшак итеп сөйләште һәм бабам турында мәгълүматлар алды. Берничә атнадан соң ул минем бабамның фамилиясе дөрес язылмаганы хакында хәбәр итте.

Мөхтәрәм Габбас Назиров миңа нык итеп: “ОБД Мемориалдан документлар җыеп яз”, - диде. Мин ул әйткәнчә эшләдем, хатымны Ленинград районы комиссариатына җибәрдем һәм безгә көтәргә генә калды. Ай ярымнан җавап та алдым. Озак көтелгән хатта вафат булган сугышчының гәүдәсе Ленинград өлкәсенең Киров районы Синявино-1 поселогында ятуы турында язылган иде. Безнең мөрәҗәгатьләр һәм бирелгән тиешле документлар нигезендә ялгыш язылган фамилияне дөресләп, 1905 елда туган Бәдретдинов Давыт дип яздылар. Без моңа бик шатландык. Әниемнең әтисе күмелгән урынга барасы килде, шул мемориалны күрәсе килде. Без Санкт-Петербургка бардык, кардәшлек каберлеген зиярат иттек, дога кылдык. Әнием бик елады, чөнки 70 елдан артык вакыт үткәч әтисенең каберен табу ул гаҗәеп бер хәл иде.

ВЕНЕРА КОРОВИНА

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...