Сорау-җавап

Сорау-җавап

Сорау-җавап

Корбанны намаз укымый торган мөселман кешесе чалса, дөрес буламы? Безнең якларда корбан чалганда мулланы яки абыстайны чакыралар. Ул махсус догасын укый. Шуңа күрә бу көнне аларга зур чират була, абыстай яки мулла килмичә, корбан чалмыйлар. Ул доганы үзеңә генә укысаң да ярыймы?

Корбанны намаз укымый торган, әмма мөселман кеше чалса, дөрес була. Намаз уку – аерым гайбадәт, корбан чалу аерым гамәл. Чалса ярыймы дию дөрес түгел, әгәр дә хәлле кеше булса, аңа ул тиеш. Чалганда беренче шарт – бисмилләһ сүзен әйтү, Аллаһы Тәгаләне искә алу, икенче шарт – корбанның кем исеменнән чалынуын ният итү. Ул кеше «Бисмилләһ» сүзен, ислам шәһәдатнамәсен дөрес итеп әйтә белә икән, мулла яки абыстайны чакыруның бер хаҗәте дә юк.

 

 

Корбанны сатып алганда сатулашырга ярамый, диләр. Бер җирдә кыйммәтсенеп, башка җирдән арзанрагын эзләсәң ярыймы?

Корбанның арзанрагын эзләргә була. Хәтта бәясен дә сатулашырга мөмкин, ләкин ызгыш-талашка китмәскә тиеш.

 

 

Безнең якта корбанның эчен-башын, аяк-тоягын күмәләр. Хәзер инде тиресен дә күмәләр. Сөякләрен исә этләргә бирсәң ярыймы?

Итен ашаганнан соң, сөяген этләргә бирергә ярый, монда бернинди дә проблема юк.

 

 

Гакыйка яки нәзер корбаны чалынмый торып, гает корбаны чалынмый, диләр. Шушы сүз дөресме? Быел гает корбаны чалырбыз дигән идек, ләкин әле балалар тугач чалынырга тиеш булган гакыйка корбаны да чалынмаган. Безнең корбан дөрес булырмы?

Дөрес була. Гает корбаны – ваҗип корбан, хәле булган кеше өчен мәҗбүри корбан. Ә тегеләре аның мәҗбүри корбаннар түгел. Гакыйка корбаны – мөстәхаб корбан. Аны чалмаган булсагыз да, башка корбаннар кабул була. Нәзер корбаныгыз чалынмаган булса да, гает килеп җиткәндә 20 мең артык акчагыз булса, мәҗбүри булган гает корбанын чалырга тиешсез.

 

 

Акылы сау булмаган кеше исеменнән корбан чалынырга тиешме?

Җитәрлек малы булса, ул да чала. Ләкин кайбер галимнәр андый кешегә корбан чалу мәҗбүри түгел, диләр.

 

 

Нинди төр корбаннар була, аларның кайсысы кайчан чалына?

Корбаннар берничә төрле була. Берсе – ваҗип корбан, гает көннәрендә чалына торган корбан. Аннары гакыйка корбаны дигәне бар. Анысы бала тугач 7 нче яки 21 нче көнне чалына, ир бала өчен – икәү, кыз бала өчен берәү. Өченче төре – Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган нәфел корбаны. Әле нәзер корбаны дигәне дә була. Анысы ике төрле: билгеләнгән һәм билгеләнмәгән корбан. Билгеләнгән дигәненең чалыну көне билгеле була, ягъни кеше, ул эшем барып чыкса, шундый көнне корбан чалыр идем ди. Билгеләнмәгәненең көне әйтелми, ләкин нәзер итеп әйткән икән, ул кайчан да булса бер вакыт чалынырга тиеш.

 

 

Корбан чалганда, өйдәге бөтен кешеләр дә чыгып, сарыкны тотып торсалар, имеш, савабы күбрәк була икән, диләр. Бу дөресме?

Әйтәләр, корбанның каны түгелгәнен күрү кешенең гөнаһлары түгелүгә бер сәбәп булып тора, диләр. Бу сүз шуннан чыккан булса кирәк. Икенче мәгънәсе: корбан чалуда бөтен гаиләнең катнашуы күркәм гамәл, бу шуннан да чыккан булырга мөмкин.

 

 

Гаиләгә бер корбан чалу да җитә, диләр. Бу дөресме?

Бер сарык чалына икән, ул бер генә кеше исеменнән чалына. Акча ир кешенеке икән, аның исеменнән. Хатыны үз акчасын үзе тотып, аның да шәхсән үзенеке булган гает көненә артык 41 мең сумы булса, ул да корбан чалырга тиеш. Әгәр дә балаларның да аерым 41 меңе булса, әти-әниләре алар исеменнән дә корбан чала. Инде эре мөгезле терлек яки дөя чалалар икән, аны бер кеше исеменнән дә, 7 кеше исеменнән дә чалырга була. Ләкин ничә кеше катнашса да, барысының да нияте корбанга чалу булырга тиеш, алтысы – корбан дип, берсе – ит өчен генә дип чала икән, корбан кабул булмый.

Берәү исеменнән чалынган корбанның да әҗер-савапларын гаиләдә башка кешеләргә, әти-әниләргә, вафат булган әби-бабайлар исеменә багышларга була.

 

Булат хәзрәт Мөбәрәкшин Җаваплары.

Лилия Гәрәева әзерләде

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...