АЛМА БӘЛЕШЕ

АЛМА БӘЛЕШЕ

АЛМА БӘЛЕШЕ

Камыр өчен кирәк:

  • 180 гр маргарин
  • 1 йомырка
  • 3 кашык шикәр комы
  • 1 калак тоз
  • 1 кап разрыхлитель
  • Ванилин
  • Җылымса су ~30-50 мл
  • Он

 

Эчлек өчен кирәк:

  • Алма
  • Шикәр комы
  • Сыер мае
  • Кукуруз крахмалы

 Эш барышы: башта камырны ясарга. Аннан камыр ял иткән арада алманы кабыгыннан чистартып турарга.

Камырны җәеп камыр өстенә башта кукуруз крахмалы сибәргә, аннан алмаларны салырга, өстенә шикәр комы сибәргә һәм сыер мае турап салырга.

Пирогыбызның өстен камыр белән каплап, ясап, кызган мичтә 35 минут пешереп алырга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Алиса Фәйзуллина

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...