Хачапури

Хачапури

Хачапуриның рецептлары күп төрле, барлык төрләрен дә пешереп карадым, ләкин монысы безгә бик ошады. Иң мөһиме чүпрәсез, димәк файдалы.

Кирәк:

200 гр эремчек

4 йомырка (икесе өстенэә, икесе камырга)

100 гр. сулугуни сыры (гади сыр да ярый)

6 аш кашыгы дөге оны (гади он да ярый)

Тоз

Әзерләү ысулы:

Эремчек, бер йомырка һәм бер йомырка агын (сарысы өстен майларга кирәк булачак), тоз, он кушып камыр ясарга. Кулга ябыша торган камыр була, шуңа күрә кулларны суга тыгып алып эшләргә кирәк.

Табага пергамент кәгазен җәяргә, шунда көймәләр ясарга. Алдан жылытылган духовкада 180 градуста өсте кызарганчы пешерергә. Ул арада сырны кырып куярга. Хачапуриның өсте кызаргач, духовкадан алып йомырка сарысы белән майларга, өстенә сырны салырга, уртага бер йомырка сытарга да, эз генэ тоз сибеп жибәрергә, сыр эреп беткәнче һәм йомырканың агы пешкәнчегә кадәр янәдән духовкага озатырга. Йомырканың сарысы пешәргә тиеш түгел.

Пешкән хачапуриның кырыйларын сындырып алып, уртадагы йомырканың сарысына манып ашыйлар. Бу иртәнге ашка бик туклыклы ризык, кичке ашка да бара.

ГҮЗӘЛ

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...