Ризык белән ризыкның аермасы бар

Ризык белән ризыкның аермасы бар

Аллаһның чиксез мәрхәмәте белән төрле хәләл ризыклар турында Коръән аятьләрендә әйтелгән: “...Хакыйкатьтә, Аллаһ теләгәнен хисапсыз ризыкландыра!” (Әәли Гыймран сүрәсе, 37 аять) “Аллаһ сезгә ризык иткән хәләл һәм хуш ләззәтләрдән ашагыз һәм үзегез иман китереп инанган Аллаһтан куркыгыз” (әл-Мәидә сүрәсе, 88 аять) “Сезне бар кылучы – Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне төзеде, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһкаа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз! Үзегез дә беләсез Аның тиңдәше юклыгын!” (әл-Бәкара сүрәсе, 22 аять)

Коръән Кәримдә искә алынган файдалы ризыклар: · Кабак, зәнҗәбил (имбирь), кыяр, сарымсак, суган, ясмык (чечевица), сөт, бал, йөзем, инҗир, зәйтүн. Мөселман кешегә дуңгыз итен, үләксә итен, ерткыч хайваннар итен ашарга ярамый һәм исерткеч эчемлекләр эчү тыела. Кайбер ризыкларның тыелу сәбәпләре бар. Бу ризыклар турында Коръән Кәримдә әйтелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вәсәлләм әйткән: “Чынлыкта Аллаһ һәм Аның илчесе сезне исерткеч эчемлекләрдән, үләксәдән, чучка итеннән тыя...” Хәзерге вакытта Ислам дине тыйган ризыклар турында фәнни ачышлар да бик күп. Аларның кеше тазалыгына зарар китерүе төрле яклап исбатланган.

Ашау-эчү әдәпләре

Ашарга утырганда иң элек кулларыгызны юыгыз вә яхшы сөртегез! Үзегездән олы кешеләр булганда, алардан элек утырмагыз! Аш янында берни белән дә уйнамагыз, бәлки әдәпле генә булыгыз, тәмам туймастан элек туктагыз! Тастымалны тезләрегезгә куегыз (кайберәүләр күкрәккә куюны дөрес күрәләр). Аштан бик ерак яки бик якын булмагыз, күршеләрегезгә тарлык итмәгез, бернәрсәгә дә таянмагыз, туры утырыгыз. Ашаган вакытыгызда бераз бөгелегез! Ашый башлаганда «бисмилләһ» укып, уң кулыгыз белән авыз итегез, ашап бетергәч, Аллаһ Тәгаләгә шөкер кылыгыз! Зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, табактан үзегез өчен бернәрсә да сайламагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, комсыз булмагыз, күп ашарга гадәтләнмәгез, аштан күңелегез кайтканчы туктагыз, бу нәрсәләрнең сәламәтлек өчен файдасы күп икәнен үзегез дә белерсез.

Фикерегезне гел ашау өчен сарыф итмәгез, бәлки максатыгыз, тереклек итәр өчен ашау булып, ашау өчен тереклек итү булмасын! Сөйләшеп ашалган аш җиңел сеңсен өчен, кычкырышу, сүз үлчәштерүдән башка, ягъни әдәп белән генә сөйләшегез! Кулыгызны табакка батырмагыз һәм ашка буямагыз! Тәмам пешмәгән җимешләрне ашамагыз, эссе вакытларда майлы ашаудан сакланыгыз! Вакытлы ашарга өйрәнегез, вакыты җитеп тә ашарга теләгегез булмаса — көчләп ашамагыз, ашаган вакытыгызда киемнәрегез тар вә кысан булмасын, шулай ук олы кайгылы вә шат вакытыгызда бераз булса да сабыр итегез! Ашаганнан соң ике сәгать үтми торып йокламагыз вә бик авыр эшләр эшләмәгез! Никадәр олы ялгышы булса да, аш янында һичкемне шелтәләмәгез вә һичкемнең гайбәтен сөйләмәгез! Аштан соң кул вә авызларыгызны бик яхшы юыгыз, теш арасында бернәрсә калдырмагыз, мөмкин булганда йокламыйча бераз ятып торыгыз!

Ашаган вакытыгызда эчәсе булсагыз, авызыгызда булганны йотып бетергәннән соң эчегез, эчкәннән соң киемегез яки кулыгыз белән түгел, бәлки авызыгызны тастымал белән сөртегез! Сәламәтлек өчен (күп булмау шарты белән) саф су мәртәбәсендә һичнәрсә булмаганы өчен саф су эчәргә гадәтләнегез! Ләкин күл вә исләнгән яки бозлы вә карлы сулар эчүдән сакланыгыз, ашагач ике сәгать үтми торып һәм йокыдан торуыгыз белән вә тирләгәннән соң, салкын су кулланмагыз! Сөт, каһвә, чәй, лимон сулары — эчәргә яраклы нәрсәләрдер. Әгәр дә яхшы булса— сөт олылар вә кечеләр өчен җиңел эшкәртелә торган эчемлектер. Каһвә — әгәр дә сөт белән эчелсә, ашказанына файда вә азык эшкәртелүгә куәт бирер, ләкин эссе мәмләкәтләргә яраклы бер эчемлектер.

Чәй — күп булмау шарты белән, салкын мәмләкәтләрдә файдалы эчемлектер, ашказанына куәт бирер. Хәсрәт белән гәүдәләре зәгыйфьләнгән кешеләргә ярдәм бирер. Лимон сулары — эссе көннәрдә файдалы эчемлектер. Ишетү, иснәү, күрү куәтләрен зәгыйфьләндергәне вә сулышны тарайтканы, ашыйсы килүне бетергәне өчен һич тәмәке тартмагыз! Малларны харап иткәне, үлемгә сәбәп булачак хәстәлекләрне китергәне өчен, исерткечләрнең һәртөрлесеннән бик сакланыгыз вә боларны файдаланган кешеләр белән хәтта дус вә белеш булмагыз!

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...