Сәламләшү

Сәламләшү

– Исәнме, дустым! – дип кычкырды Сәед мәктәптән чыгып баручы Госманны күреп. Госман бу мәктәпкә күчкәч, алар бик нык дуслаштылар, бергәләп намаз укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә башладылар.

– Хәерле иртә! – дип елмайды Госман. – Хәлләрең ничек?

Шунда аларга кемдер:

– Синмени инде ул Сәед? – дип эндәште. Госманның әтисе икән. Аны алырга килгән. Ул малайларга якынлашты.

– Әйе, мин, – дип җавап бирде Сәед һәм зур кызыксыну белән сакаллы абзыйны күзәтә башлады.

«Нинди кызык кеше, бүтәннәргә охшамаган да», – дип уйлап куйды ул.

– Госман сезнең бергәләп догалар өйрәнүегезне әйтте. Алайса, ник син безгә кунакка килмисең? – дип дәвам итте сакаллы абый.

– Мин бер кереп чыгармын, – диде Сәед, бераз оялып. Госманның үзен инде берничә мәртәбә кунакка чакыруы исенә төште.

– Госман, – дип, әтисе улына борылды. Аның тавышы бераз кырысрак яңгырады. – Син бит дустыңны күп нәрсәгә өйрәттем дигән идең. Ә менә иң гади әйберне өйрәтмәгәнсең?

– Нәрсәне? – дип гаҗәпләнеп сорады Госман.

– Сәлам бирүне, ягъни Пәйгамбәребез әйтә торган сәламне, – дип җавап кайтарды әтисе.

– Мин бу хакта бөтенләй уйламаганмын, – диде Госман, колак очларына кадәр кызарып.

– Улым, – дип йомшак кына эндәште әтисе, – һәр кич Җәмилә белән сиңа ислам нигезләре турында юкка сөйлиммени?! Сезгә сәлам хакында ни әйткәнемне оныттыңмы әллә?

– Юк, әтием, хәтерлим, – дип аны ышандырырга тырышты малай, – Безнең пәйгамбәребез: «Исламның иң яхшы чагылышы – кешеләрне сыйлауда һәм белгән-белмәгән бөтен кешеләрне «Сезгә тынычлык, Аллаһның рәхмәтен һәм Аның бәракәтен телим» дип сәламләүдә», – дигән.

– Әс-Сәламү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ! – диде Госман Сәедкә.

– Вә галәйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү! – дип җавап кайтарды тегесе.

– Менә күрәсезме, ничек тиз өйрәндегез! – дип елмайды әтисе. – Ярар, хәзер инде пәйгамбәребез сүзләренең беренче яртысын тормышка ашырыйк, – дип күз кысты ул, – әйдәгез кафега туңдырма ашарга барабыз. Мин сезне сыйлыйм! – дип өстәп куйды.

Әсма Җәмәлетдин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...