Хикмәтле сүзләр

Хикмәтле сүзләр

Хикмәтле сүзләр

Бер көнне Хәсән иптәшләре янына чыкты да, кычкырып:

– Ә минем коралым бар! – дип мактанып әйтте. Малайлар аның янына җыелыштылар, аны уратып алдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны берсе артыннан берсе яудырдылар:

– Нинди корал?!

– Зурмы соң ул? – О-о, каян килде соң әле ул сиңа? – Нәрсә соң ул: кылычмы, мылтыкмы?.. Хәсән, иптәшләре шул хәтле игътибар иткәннәренә сөенеп, аларны ныграк кызыктырыр өчен, тагын да серлерәк итеп сөйли башлады:

– Ул корал гади генә түгел, аның илаһи көче бар! Ул күзгә күренми торган дошманнарны да һәлак итә!

– Шулай диде дә ул, беразга тынып, дусларына карады. Алар исә, кымшанырга да куркып, күзләрен зур ачып, Хәсәннең сөйләп бетерүен көтәләр иде. Хәсән дәвам итте:

– Әле алай гына да түгел, ул үземне дә яхшы якка үзгәртергә бер сәбәп булып тора!

– Хәсән, – диде бер иптәше, – син сөйли торган нәрсәләр бер дә чынбарлыкка охшамаган, әкият сөйлисеңдер син!!!

– Тукта әле, – дип бүлдерде аны икенчесе, – сөйләп бетерсен!

– Инде дә әйтимме нинди корал икәнен?

– Әйт, әлбәттә! – дип беравыздан әйттеләр малайлар.

– Ул корал – дога!!! Чөнки дога – күзгә күренми торган җеншәйтаннардан котылырга ярдәм итүче чара! Ул иң көчле корал булып санала, миңа аны әти әйтте! Дога ярдәмендә үзебез дә яхшы якка үзәреп, камилләшә алабыз. Менә нинди көчле корал!!!

– Мин дә беләм, мин дә беләм! – диде Алмаз.

– Миңа әбием өйрәтте: бисмиЛләһир рахмәнир рахиим! Ул: “Улым, бу сүзләрне һәрвакытта да әйтеп йөр, беркайчан да онытма, алар – хикмәтле!” – диде. Малайлар әле бик озак әти-әниләре, әби-бабалары өйрәткән догадарны исләренә төшерделәр. Кич җиткәч, һәммәсе дә өйләренә “кораллар” белән кайтып киттеләр.

ДАРЬЯ АБДУЛЛАЕВА

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...