Әюп галәйһиссәлам тарихы

Әюп галәйһиссәлам тарихы

Әюп галәйһиссәлам тарихы

Әюп галәйһиссәлам дә Шөгайб галәйһиссәлам кебек нәселе буенча Ибраһим галәйһиссәламгә тоташа.

Әт-Табари исемле галим, үзенең тарих китабында Әюп галәйһиссәламнең яшәгән урыны Дамаск шәһәренең көньягындагы Әль-Бәсәния исемле җирдә булган, дигән фикерне әйтә. Кайбер башка тарихчылар әйтүе буенча, Әюп галәйһиссәлам “Үле диңгез”нең көньяк өлешендә булган Әдүм исемле җирдә яшәгән. Аллаһу әгъләм.

 

Тарих һәм тәфсир белгечләре әйтүләренчә, Әюп галәйһиссәлам бик тә бай булып, балалары да күп кеше була.

Аллаһ Тәгалә биргән бу нигъмәтләргә шөкер итеп ул Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши торган була. Аллаһ Тәгалә Әюп галәйһиссәламне бик зур сынаулар белән сыный. Ә Әюп галәйһиссәлам исә Раббысыннан булган сынауларны сабырлык белән уздыра.

Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә Әюп галәйһиссәлам бик каты авыру белән сыный. Хәтта аның тәне бик каты көчсезләнеп ябыга. Шуның өстенә, аңа бирелгән байлык-нигъмәтләр бөтенесе дә Раббысының теләге белән юкка чыга һәлак була.

Кешеләр бу хәлне күреп аны мыскыл итәләр һәм бер-берсенә:

– Әюпнең Аллаһка гыйбадәт кылуы, хәзерге хәлендә файда бирерме икән? — дип көлешәләр.

Ләкин, алар иң зур авырлыклар пәйгамбәрләргә, аннары изгеләргә, аннары изгеләр кебекләргә килгәннәрен белмиләр.

Кеше үзенең иманы, дине микъдарына карата сынала.

Шуңа да пәйгамбәрләргә иң зур сынаулар, авырлыклар булган.

Әюп галәйһиссәлам бу авырлыкларга зур сабырлык күрсәтә.

Кешеләр барысы да аның яныннан ераклашалар, киселәләр, аны читләтеп узалар. Бары тик хатыны гына аның белән гел бергә булып ярдәм итә һәм Аллаһка гыйбадәттә була.

Бу хәлне хәзерге тормышта да тасвирлый алабыз. Әгәр бер кеше баеса, яки шәһәр башлыгы яисә президент кебек бик зур түрә булса, ул вакытта күп кенә кешеләр үзләренең бер тиенлек дөнья мәсьәләләрен хәл итәр өчен, аның янына якынрак булырга тырыша. Барысы да аны мактый, икейөзлеләнә, янында сыпырына, ялагайлана һәм башкалар. Ә инде көннәрдән бер көнне шул кеше фәкыйрьгә әйләнсә, байлыгын югалтса, ул вакытта, аның янында дөнья өчен булган кешеләр аңардан читләшә һәм ерагая башлыйлар. Чөнки бу кешедән аларга бер хаҗәт тә калмый һәм икенче бай һәм урынлы кешегә таба якыная башлыйлар.

Аллаһ Тәгалә кешегә байлык биреп, яки аны фәкыйрь кылып иманын сыный. Әмма зәгыйфь, сай фикер йөрткән кешеләр боларны аңламый һәм үз файдаларын гына уйлап, хәсрәтләнәләр.

Әюп галәйһиссәлам килгән авырлыклардан төшенкелеккә бирелми. Көннәрдән бер көнне, ул Раббысына дога кылып ялвара (мәгънәсе):

«Һәм Әюпне дә хәтерләгез, Ул Раббысына дога кылды:

– Әй Раббым! Мине сырхау вә катылык тотты, Син рәхмәт итүчеләрнең иң рәхимлесе». (Пәйгамбәрләр сүрәсе, 83 аять)

Аллаһ Тәгалә Әюп галәйһиссәламнең догасын кабул итә. Аңа сәламәтлеген һәм бар булган байлыгын икеләтә арттырып бирә.

Бу Әюп галәйһиссәламнең сынауларыннан булган бер күренеш. Ул бу сынауларга бик озак еллар сабырлык күрсәтә. Аллаһ аның хәлен җиңеләйткәч, ул Раббысына шөкер кыла һәм кешеләрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып, Аңа ширек кылудан ераклашырга чакыра. Аларны Җәннәт белән өметләндерә һәм Җәһәннәм белән куркыта.

Ахыргы көннәренә кадәр кешеләрне иманга чакыра. Әюп галәйһиссәлам кыйссасы турында Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә (мәгънәсе):

«Янә колыбыз Әюпне искә ал, Әюп Раббысына дога белән мөрәҗәгать итте:

– Әй Раббым, мине шәйтан авырлык вә каты мәшәкать белән тотты. Әюп күп еллар сырхау булды, һич нәрсәсе калмады, ул һаман сабыр итте, зикердән туктамады.

– Әй Әюп, аягың илә җиргә тип, — дип әйтелде, типкәннән соң салкын чишмә, ә юынырга – кайнар чишмә чыкты. Кайнар чишмәдә юынды һәм салкын чишмәдән эчте, шунда ук сәламәтләнеп, әүвәлге куәтен тапты. Һәм Без Әюпкә балаларын ике өлеш арттырып бирдек, Бездән аңа рәхмәт булсын өчен вә акыллы кешеләргә вәгазь булсын өчен.

– Әй Әюп, бер уч салам алып хатыныңа сук, Аллаһ исеме белән әйткән антыңны үтәмичә гөнаһлы булып калма.

(Сырхау вакытында үзен караучы хатыны турында хаталык белән уйлады: «Валлаһи, терелсәм сиңа йөз мәртәбә сугармын», — дип ант иткән иде. Шуңа бер уч йөз салам илә сугу, йөз мәртәбә суккан хөкемендә булды).

Без Әюпне бәла-казага вә сырхауга сабыр итүче итеп таптык. Ул Әюп ни хуш бәндә вә ул Аллаһка һәрдаим мөраҗәгать итүче». (Сад сүрәсе, 41-44 аятьләр)

 

Дарья Абдуллаева

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...