Вакыт кая киткән?

Вакыт кая киткән?

Әти миңа өй җыештырырга кушты. Мин: «Вакытым юк», – дип, телевизор каршысына барып утырдым. Әни: «Телевизор карарга вакытың бар икән?» – дип әйтеп куйды.

 

Ә телевизор карарга вакыт кирәк түгел иде. Өй җыештыра башласаң, теләсә кайда аунап яткан уенчыкларны алып куярга кирәк. Өйнең бер почмагына барганчы вакыт уза, уенчыклар тартмасы янына кире килгәндә тагын вакыт уза. Ә телевизорда мультфильм бара. Әнә, бүренең вакыты күп: ул куян артыннан куа. Куян кача. Аларның чабып йөрергә вакытлары бар. Мин шуларны карап селкенмичә дә утырам. Кыймылдасам, болай да аз вакытым юкка чыгачак.

Әти: «Мин синең кесәңә иртә белән күп итеп вакыт салып куйдым! Беткәндәме ни шул арада?» – дип аптырый. Кулымны кесәгә тыгам, ул тишек икән. Әти салган вакыт шул тишектән аккан да беткән! Кесә тишек булгач, анда әби биргән бер уч конфет та вакыт белән бергә коелып беткән. «Әнием, кесәмне тегеп бирче!» – дип, аның янына барам. Ул: «Вакытым юк!» – ди. Димәк, әнигә вакыт табып бирергә кирәк. Сәгать янына барам. Бу сәгатьтән әнием өчен ничек вакыт сорап торырга соң? Шул хакта сәгатькә әйтәм. Ләкин аның минем белән сөйләшеп торырга вакыты юк икән. Сәгатьнең теле саннар өстеннән йөгерә генә. Шул рәвешле ул вакыт җыя.

– Әһә, белдем! – дип куанам шулчак. – Миңа да тик утырырга ярамый икән, йөрергә, йөгерергә кирәк. Өй буенча тиктомалдан чабып йөреп булмый ич инде! Мин сәгать теле кебек йөгерә-йөгерә таралып яткан уенчыкларны җыям. Тузан суырткычны да эшкә җиктем: өй буйлап икәүләшеп йөрдек. Бар дөнья ялт итте! Шул арада әнием чалбарымның тишек кесәсен дә тегеп куйган. Кайдан вакыт тапкандыр? Хәер, ул бер дә тик тормый ич, һаман аяк өстендә йөри-йөри күп итеп вакыт җыя.

Кесәне тагын капшыйм. Анда нидер бар кебек. Кулымны тыксам, шаклар каттым: теге конфетлар кесәгә кире кайтып утырган! Арлы-бирле йөрергә кайдан вакыт таба икән бу конфетлар дип уйлыйм. Хәер, алар да белә торгандыр: тик утырсаң гына вакыт булмый икән ул!

Шуннан соң мин бүре белән куянның ни өчен вакытлары күп икәнен аңладым. Алар бер дә тик тормыйлар шул. Вакыт җыеп йөриләр.

 

Зиннур Хөснияр

 

 

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.   Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә...