Дустының намусы

Дустының намусы

Асия урам буйлап ташларны типкәли-типкәли өенә кайтып бара. Шунда ул аяк астында аунап яткан матур күн янчык күрә. Аны алып караса, ә янчыкта – акча. Ул як-ягына каранды, тирә-юньдә беркемне дә күрмәде, куркып кына янчыгын кесәсенә салып куйды. Хуҗа эзләп, ул тирә-якны әйләнеп чыкса да, беркемне дә очратмады. Аннары ул өенә кайтып һәм янчыкны китаплар шкафына алып куйды. Әти белән әнисе өйгә кайткач, кунакка чакырылу сәбәпле аны ашыктырып өйдән алып чыгып киттеләр. Асия үзенең табышы турында әйтергә дә онытты.

 

Икенче көнне ишегалдында балалар төркеме ярсып нидер фикер алыша иде.

Бер кыз икенчесенә кычкырып:

- Дөрес түгел! Син һаман алдыйсың! - диде

Дилә җавап итеп:

- Ялганламыйм, - диде.

Сафия янә каршы килеп:

- Алдыйсың! Син һәрвакыт нидер уйлап чыгарасың! Кая синең дәлилләрең! – дип тавыш күтәрүен дәвам итте.

Дилә исә җавап итеп:

- Мин аның ничек тотып кесәсенә салганын үз күзләрем белән күрдем. Тагын як-ягыма карандым, аны күрерләр дип курыктым.

Сафия:

- Әйдә, аның өенә барып барысын да белешик, - диде.

Алар бергә Асия өенә таба юл алдылар, звонокка шалтыраталар, беркем дә ишекне ачмады.

Дилә янә үзенекен әйтә башлады:

- Күрәсеңме, ачарга курка. Чөнки ул карак!

Сафия Асияне яклап:

- Ә менә карак түгел! Беренчедән, тапсаң да, урлаган дигән сүз түгел, икенчедән, син берни дә белмисең, ләкин аны гаеплисең. Алай ярамый!

Дилә:

- Нәрсә беләсең монда? Болай да аңлашыла. Кемдер кибет янында акча янчыгын югалткан. Асия моны күреп, чит әйберне тиз генә алып, үзендә яшергән! Димәк ул карак!

Сафия, дустын яклап, Диләгә сукмакчы булып кулын күтәрде:

- Менә мин сиңа бирермен хәзер!

Шул вакыт урамда Мостафа бабай килеп чыкты һәм аларга карап:

- Бу нәрсә монда? Сез нигә сугышырга ярамаганын белмисез?!

Сафия:

- Ә кешене урлауда гаепләргә ярыймы?

Мостафа бабай:

- Тукта әле. Сез миңа башта ни булганын сөйләгез, аннары мин җавап бирермен.

Фатыйма Асиянең кибет янында акча янчыгын табып алып китүе турында сөйли башлый.

Мостафа бабай: Эх сез! Кешене гаепләгәнче аклану эзләсәң, « бәлки, аның мин белмәгән аклануы да бардыр, дип уйларга кирәк иң беренче. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам безне шулай өйрәтте. Ә хәзер карагыз, тышкы ишек янында нәрсә эленеп тора.

Кызлар ишеккә карыйлар, анда мәгълумат тактасында белдерү эленеп тора:

«Кичә акча янчыгын югалтучы миңа мөрәҗәгать итсен. Асия. Урман урамы, 5 нче йорт, 3 нче квартал»

Сафия игъланны укыгач:

- Менә күрәсеңме! Әйттем ич мин сиңа! – дип Диләгә янә төрттереп куйды.

Дилә исә башын иеп әйтте:

- Ләкин ничек шулай?! Мин бит үзем күрдем, Ул бит...

Шул вакыт кулына кәгазь һәм клей тоткан Асия килеп чыкты.

Мостафа бабай:

- Иртән Асия миңа кичә акча янчыгын тапканын, аннары гаиләсе белән кунакка киткәнен сөйләде. Бүген ул бу табышны искә төшергәндә, әти-әнисе эштә иде инде, менә ул миңа киңәш сорап мөрәҗәгать итте. Без бергәләп белдерү төзедек һәм Асия аларны район буенча ябыштырырга китте. Я нәрсә, бөтен белдерүләрне ябыштырдыңмы?

Асия:

- Әйе, хәзер хуҗасын көтәм. Кызлар, нигә сез шундый кызаргансыз?

Мостафа бабай җавап биреп әйтте:

- Чөнки Дилә күргән нәрсәне дөрес аңламаган, ә Сафия синең намусыңны яклап чыкты.

Дилә Асиядән гафу үтенде, ә Асия Сафияга рәхмәт әйтте һәм Диләгә үпкәсе юклыгын белдерде, чөнки алар дус кызлар бит, дуслыкларын раслап кочаклашып та алдылар әле.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән:

«Дин кардәше янәшәдә булмаганда, аның намусын яклаган кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә җәһәннәм утыннан саклар».

Шулай ук Коръән Кәримдә “әл-Хуҗурат” сүрәсендә әйтелгән:

 «Ий иман китерүчеләр, шикләнүдән ерак торыгыз, кайбер шикләнүләр – гөнаһ».

 

 

Равилә Юнысова

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...