Аллаһның гүзәл исемнәре

Аллаһның гүзәл исемнәре

Аллаһның гүзәл исемнәре

Бүген без синең белән Бөек Аллаһ Тәгаләнең гүзәл исем-сыйфатлары турында сөйләшербез.

 

Безнең иманыбыз – безнең байлыгыбыз ул. Иманыбыз һәм аның турында кайгырту бөтен нәрсәләрдән дә өстен булырга тиеш. Чөнки бары тик иманы булган кеше генә бу дөньяда һәм шулай ук киләсе тормышында бәхетле булачак. Имансызлар Ахыйрәттә берничек тә бәхетле була алмый. Алай гына да түгел, алар бу дөньяда ук тулы бәхеткә ирешә алмый.

Аллаһ Тәгалә бар иткән сәбәпләр әлеге иманның артуына яисә кимүенә китерә. Ниндидер вакыйгалардан иманыбыз арта, кайсыберләреннән соң төшә.

Иманлы булу һәм аны арттыруның бер көчле чарасы – Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә һәм пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үә сәлләмнең сөннәтендә искә алынган күркәм исем-сыйфатларын өйрәнү, аларның мәгънәсенә төшенү һәм Аллаһ Тәгаләгә шулар аша гыйбадәт кылу.

Коръән Кәримдә әйтелгән:

“Иң гүзәл исемнәр – Аллаһныкы. Шуңа күрә Аннан алар аша сорагыз һәм Аның исемнәре турында хаклыктан читләшүчеләрне калдырыгыз. Алар, һичшиксез, кылганнарына карата җәзасын алачаклар” (Әграф сүрәсе,180 аят)

Яраткан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә:

“Аллаһның туксан тугыз исеме бар, аларны санап чыккан һәркем Җәннәткә керәчәк”.

Моның мәгънәсе шунда: әгәр берәү шул исемнәрне яттан белсә, аларның мәгънәсен аңлап, Аллаһ Тәгаләгә шул исемнәр аша рәхмәт әйтсә һәм алар аша Аллаһтан теләгәнен сораса, шул Җәннәткә керәчәк.

Җәннәткә иман китерүче-ләрдән кала берәү дә кермәгәнлеге билгеле. Димәк, бу – иманның бер чыганагы, аны арттыручы һәм какшатмаучы бер чара.

Аллаһның гүзәл исем-сыйфатларын өйрәнүнең өч баскычы бар: аларның яңгырашын белү, аларның мәгънәләрен һәм асылын аңлау, Аллаһ Тәгаләгә алар аша мөрәҗәгать итү.

“Мөрәҗәгать итү” сүзе астында монда Аллаһ Тәгаләне олылау, мактау, Аннан теләгәнеңне сорау, Аңа гыйбадәт кылу күздә тотыла.

Тик син, шуны белергә тиеш: Аллаһ Тәгаләгәнең исем-сыйфатлары бары тик Аңа гына хас!

Шуны исеңдә тот, без Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен өйрәнгәндә аларны бозмыйча, мәгънәләрен кире какмыйча, мәхлүкләрнең (ягъни Аллаһ бар иткәннәрнең) сыйфатларына тиң кылмыйча, тасвирламыйча аңларга тиешбез. Һәм безнең гыйлемнәребез Коръәнгә һәм сөннәткә, шулай ук сәхәбәләргә һәм табигыйннәргә таянырга тиеш.

Аллаһ Тәгаләнең исемнәре – безнең динебезнең дә терәге ул.

Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен кешеләр үзләре уйлап таба алмый! Шуны ныклап исеңдә калдыр, дустым:

Бөек Аллаһның исемнәре бары тик вәхийдә генә өйрәтелә. Ягъни Аның исемнәрен фикер йөртеп, ниндидер тикшеренүләр нәтиҗәсендә чыгарып булмый.

Шуңа күрә, мөселманнар Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә һәм сөннәттә искә алган исемнәре белән генә чикләнергә, бер нәрсә дә өстәмичә һәм бер нәрсәне дә алып ташламыйча, шулардан риза булырга тиеш.

Кешенең акылы чикле. Шуңа күрә андый камилсез акыл Аллаһ Тәгаләнең кайсы исемнәргә хас булуын, кайсы исемнәрнең Аллаһныкы булырга лаеклы икәнлеген аңлап бетерә алмый.

Боларны бары Коръәннән һәм хәдисләрдән генә белергә мөмкин.

Коръәндә әйтелгән:

“Белмәгән нәрсә артыннан барма. Дөреслектә, колаклар, күзләр һәм йөрәк – бөтенесе җавап бирәчәкләр”. (Мигъраҗ сүрәсе, 36 аят)

“Әйт: Минем Раббым ачык һәм яшерен булган җирәнгеч гамәлләр кылудан, гөнаһлар эшләүдән, хаксыз азгынлыктан, Аллаһка аның яклы дәлилләре булмаган тиңдәшләр кылудан, һәм Аллаһ турында үзегез белмәгәннәрне сөйләүдән тыя“. (Әграф сүрәсе, 33 аят)

Әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләне Аллаһ Үзен атамаган исем белән атый икән, яисә Ул Үзен атаган исемне кире кага икән, шуны бел, андый кеше җинаять кылган һәм Аллаһ Тәгаләнең хакына кергән булып чыга.

Мондый нәрсәдән, дустым, әлбәттә, читләшергә кирәк!

 

Дарья Абдуллаева

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...