Дөрес йоклый беләсезме?

Дөрес йоклый беләсезме?

Йокы әдәбләре:

1) Йокларга ятыр алдыннан таһәрәт алу;

2) “Бисмилләәһ” әйтеп йокларга яту;

3) Уң якка ятып йоклау;

4) Йоклап киткәнче Аллаһны зикер итү;

Эчтәлегенә карап төшләр өч төргә бүленә:

  • Рахмани – иляһи төшләр;
  • Буш төшләр;
  • Шайтани – кешеләрне юлдан яздыру яки куркытучы вәсвәсәле төшләр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляллаһу гәләйһиссәләм әйткән: “Яхшы төш Аллаһтан, начар төш шайтаннан. Кем дә булса куркыныч төш күрсә, өч тапкыр сул ягына төкерсен. Аннан уң ягына борылып: “Әгуузү биЛләһи минәш-шәйтанир раҗиим”, ягъни: “Мин куылган шайтаннан Аллаһка сыенам!” – дип әйтсен”.

Икенче хәдистә Мөхәммәд галәйһиссәләм аңлата: “Сездән берегез матур төшләр күрсә, бу Аллаһ Тәгаләдән. Ул кеше Аллаһка мактаулар әйтсен, төшләрен якыннарыннан башкаларга сөйләмәсен. Үзенә охшамаган, начар төш күрсә – ул төш шайтаннан. Бу төшне кешегә сөйләмәсен, шул чакта зыянын күрмәс”.

Йокларга ятыр алдыннан укыла торган дога:

“Би-сми-кә, Аллаһүммә, әмүтү, үә әхйә” (Ий Аллаһым, Синең исемең белән үлүем һәм терелүем)

Йокыдан уянгач укыла торган дога:

“Әл-хәмдү лил-ләһи лләзи әхйәнә бәгдә мә әмәтәнә үә иләйһин-нүшур” (мәгънәсе, мактаулар Аллаһка, Ул безне үлгәннән соң терелтте, һәм без Аңа кайтарылачакбыз)

 

Аллаһ иң яхшы Яклаучы

Билалга 6 яшь тулгач, әтисе аңа: “Улым, синең үз бүлмәң бар һәм бүгенге көннән син ялгызың йоклый башларсың”, - диде.

Әтисенең бу сүзләрен ишеткәч, Билал куркудан калтырап китте, үзен ялгызы гына караңгы бүлмәдә яткандай хис итте. Әмма куркуы турында әтисенә әйтергә батырчылык итмәде. Әбисе янына килеп: “Әбием, син бүген минем белән йоклыйсыңмы? Минем бит хәзер үз бүлмәм бар”, - диде.

- Юк инде балакаем, - дип елмайды әбисе, - син инде зур үстең, ялгызың гына йокларга өйрәнергә вакыт.

Билал башын иеп коридор буйлап китте:

- Ий Аллаһым, миңа ярдәм ит, - дип күңеле белән Аллаһтан сорап дога кылды. Шулай уйланып торганда аның күзләре китапханә ишегенә төште. “Бәлки мин китапханәдә үземә җавап табармын”, - дип уйлап куйды ул. Китапханәгә кереп ишекне ябуга “Әпчхи”, дип төчкергән тавыш ишетелде.

Билал куркудан урындыкка тәкенде. Апасын күреп: “Син мине куркыттың”,  диде.

-        Менә, мин сиңа Коръән укы, куркак булмассың, дигән идем бит, - диде апасы.

Билал кинәт елап җибәрде. Идәндә утырган килеш күзләрен уды, ә пычрак кулларыннан битендә кара эзләр калдырды.

Апасы аның янына йөгереп килеп:

-        Син нәрсә? Ни  булды? – дип сорады.

-        Апам, зинһар, ярдәм ит миңа! Мин үзем генә йокларга куркам, - диде Билал.

Апасы елмаеп:

-        Тынычлан энем, мин сиңа нишләргә кирәген әйтермен, әмма беренче миңа вәгъдә ит: йоклар алдыннан укыла торган доганы әйт, аннан Аятел-көрси укы һәм Аллаһ Тәгаләдән куркудан коткаруын сорап дога кыл, - диде.

Билал башын кагып: “Вәгъдә итәм, вәгъдә итәм, - диде.

Кичен, бөтен өйдә ут сүнгәч, Билалның бүлмәсендә зәңгәр йолдызчык кебек төнге яткырыч кабынды. Ул үзенең шул йолдызчыгына карап, йоклар алдыннан укыла торган доганы, Коръән Кәримнән белгән аятьләрен укыды һәм ничек йоклап киткәнен дә сизмәде. Соңга таба ул караңгылыкны ярата башлады, чөнки җылы юрган астында ятып Аллаһка дога кылу аның күңеленә рәхәтлек бирә иде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...