Ихлас – рухи тәрбиянең нигезе

Ихлас – рухи тәрбиянең нигезе

Зөннүн Мисри (Аллаһның рәхмәтендә булсын болай дигән: “Бу өч әйбер ихласлык билгеләре: мактауны игътибарсыз калдыру, кешеләрне хурламау һәм кылган яхшылыкларны тиз оныту, хәтта ахирәттә алар өчен савап булачагын да оныту”.

 

Мөселман кеше һәрвакыт үзенең кылган көндәлек гыйбадәтләрен һәм яхшылыкларын ихластан эшләргә тырыша. Ихласлыкның иң төп шарты – ул ихлас ният. Әгәр ният белән гамәл башка төрле уй-фикерләр белән кушылмаса, шул вакытта гына риядан (икейөзлелектән) арынып була.

Нәрсә соң ул ихласлык? Ни өчен мөэмин кеше ихлас булырга омтыла? Ихласлык – ул иң беренче чиратта бар нәрсәдән Кодрәтле, Мәрхәмәтле, бөтен нәрсәне юктан бар иткән бер Аллаһка иман китерү.

Ихласлык – ул йөрәкнең һәм ниятнең пакьлеге. Аллаһ Тәгалә тарафыннан булган әҗер-саваб йөрәкнең пакьлегенә карап бирелә.

Ихласлык – ул гамәлләрдә һәм нияттә үз-үзеңне аямау. Тәһарәтсез намаз булмаган кебек ихластан башка гыйбадәт кылу да була алмас.

Ихласлык – ул бөтен пәйгамбәрләргә дә хас булган сыйфат. Пәйгамбәрләрдән соң булган иң ихлас бәндәләр – алар сәхабәләр. Алар бөтен гомерләрен Ислам диненә багышлаганнар һәм алмашка берни дә өмет итмичә бу дөньядан ахирәткә күчкәннәр.

Коръән Кәримнең къп кенә аятләрендә Аллаһ Тәгалә гыйбадәтләрне ихластан Аллаһ ризалыгы өчен кылырга һәм авырлыклар, сынаулар килгәндә ышанычны югалтмыйча саклап калырга тырышырга әмер итә:

“Ий мөэминнәр, динне Коръән юлы белән генә тотып Аллаһыга гына ихлас гыйбадәт кылыгыз, гәрчә кәферләр сезнең бу хак эшегезне яратмасалар да”. (“Гафир” сүрәсе, 14 аят)

Аллаһ Тарафыннан куылган Иблис Адәмне һәм аның нәселен туры юлдан адаштырырга ант итте. Бәндәләр гыйбадәт кылмасыннар һәм җәһәннәмдә аның белән күршеләр булуын максат итте. Ул гөнаһларны матур итеп күрсәтер, алдан һәм арттан, уңнан һәм сулдан килеп вәсвәсә кылыр.

Аннан Аллаһ Тәгалә аңа туры юлдан ихлас бәндәләрне адаштыра алмаячагын белдереп куйды.

Коръән Кәримдә әйтелгән: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт кылулары Минем туры юлымдыр. Әлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың”. (“әл-Хиҗр” сүрәсе, 41-42 аятләр)

Шулай ук ихласлык турында хәбәр ителгән башка аятьләр дә бар:

“Мәгәр җәһәннәм астында калмаслар монафикълыктан ныклап тәүбә итсәләр, күңелләрен вә гамәлләрен төзәтсәләр, Аллаһның хөкемнәренә ябышсалар һәм диннәрен ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен генә тотсалар, ул чагында алар мөэминнәр белән бергә булырлар. Аллаһ тиздән мөэминнәргә олы әҗер – җәннәт нигъмәтләрен бирер”. (“Ниса” сүрәсе, 146 аят)

“Дөреслектә, Без сиңа (ий Мөхәммәд галәйһиссәлам), Коръәнне хаклык белән иңдердек, динне ширек вә риядан пакьләп Аллаһның Үзенә генә ихлас гыйбадәт кыл”. (“Зумәр” сүрәсе, 2 аят)

Димәк, моннан аңлашылганча, безнең бөтен гамәлләребез һәм гыйбадәтләребез бары тик ихлас ният белән, Аллаһ ризалыгы өчен кылынганда гына кабул булачак.

Бервакыт Гайсә галәйһиссәламнән: “Аллаһка карата ихлас булуны ничек аңларга?” – дип сорадылар. Гайсә галәйһссәлам җавап биреп: “Аллаһка карата ихлас булу – берәр яхшы гамәл кылган очракта кешеләрдән үзеңә карата мактауны көтмәү”, - диде.

 Әнәс бин Мәлик (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять иткән, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: “Аллаһка ихластан иман китергән һәм Аңа ширек кылмаган, намазларын укыган, зәкәтен түләгән кеше бу дөньядан китсә, ул Аллаһ риза булган бәндә буларак вафат булган итеп санала”. (Имам Ибен Мәҗә)

Хәзрәт Гали (Аллаһ аңардан разый булсын) ихласлыкның никадәр мөһим булуын ассызыклап: “Гамәлләрнең күплегенә карарга түгел, ә аларның чын күңелдән, ихластан кылынган булуына игътибар итәргә кирәк”.

Ихластан кылынган теләк кабул була. Һәрбер эшнең башында ихласлык булса, уңышка ирешелер. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам намаздан соң бу доганы кылган:

“Ий Раббыбыз, һәм барча мәхлукларның Раббысы! Ий бар нәрсәгә Кодрәтле Аллаһ, Юмарт Раббыбыз! Мине һәм гаиләмне бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бөтен гамәлләрдә дә ихлас ит”.

Ий Аллаһым, безне Сиңа ихластан хезмәт кылучы колларыңнан ит! Һәрбер гамәлебезне ихласлык белән кылырга мөмкинчелек бир, намазларыбызны һәм гыйбадәтләребезне кабул ит!

 

 

Резидә Замалетдинова

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...