Изгелек кыл да, суга сал

Изгелек кыл да, суга сал

 

Татар халкында шундый бер әйтем бар: «Изгелек кыл да, суга сал».

Бу әйтем: яхшылык эшлә дә – оныт, дигәнне аңлата. Чыннан да, еш кына кешеләр синнән ярдәм хакында сорамаган көе ярдәм итүең, синең шәхси, чын күңелдән эшләнгән гамәлең булырга мөмкин.

 

Суга ыргыту төшенчәсе тормышның «мәңгелек елгасы»на ыргыту дигәнне дә аңлатадыр. Яхшы эш югалмас, яхшылык сезгә әйләнеп кайтыр, дигән әйтемне дә күпләребез белә.

Башкача әйткәндә, яхшылык кылганда, аның өчен рәхмәт көтмичә эшләп, аны шул зур «елга»га салабыз, безнең яхшылык ул «елга»да агымсу белән таралып, күп кешеләрне сөендерә. Һәм, әлбәттә, ул яхшылык, без бернәрсә дә көтмәгән мизгелдә дә, без көтмәгән яктан әйләнеп кайтачак.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дип әйтә:

«Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәдә [барлык шартларда да] игелекне (изгелекне, йомшаклыкны) ярата».

Коръән Кәримдә әйтелгән: «Әгәр садакаларыгызны ачыктан-ачык бирәсез икән, бу бик яхшы. Әмма әгәр моны яшерсәгез һәм аларны [очраган бер сораучыга түгел, чыннан да, ихтыяҗы булган] фәкыйрьләргә

[беркемгә дә күрсәтмичә һәм ишеттермичә] бирсәгез, бу сезнең өчен тагы да яхшырак. Ул [Аллаһы Тәгалә биргән сәдакаларыгыз сәбәпле, бөтен гөнаһларыгызны булмаса да] начар эшләрегездән кайберләрен гафу итәр. Аллаһы сезнең [ачык-яшерен, күренгән-күренмәгән бөтен нәрсәгезне Белүче һәм] ни кылганнарыгыздан хәбәрдар» (Бәкара сүрәсе, 271 аять)

 

Марат хәзрәт Нуруллин

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Татарстан һәм Волгоград өлкәсе Мөфтиләренең дусларча очрашуы булды

Мөфти Бата Кифах Мөхәммәд Волжск шәһәрендәге Волгоград мөфтияте каршындагы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам исемендәге рухи мәдәни үзәктә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте делегациясен кабул итте. Очрашуда Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Казанның...