Гамәл һәм ният

Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды. Кәгазьдә «Та һә» сүрәсе һәм аның һәрбер сүзе астына 10 савап язылган. Әмма бер сүз астына берни дә язылмаган иде. Мин: «Аллаһ белән ант итәм, мин бу сүзне дә укыдым, ләкин аның астында савапны күрмим», - дидем.

Кеше җавап биреп: «Син хаклы, бу сүзне укыдың, без аның астына да савап язган идек, ләкин Гареш астыннан өндәүче: «Бу сүз астыннан савапны алыгыз», - диде һәм без алдык», - диде.

Мин еладым һәм: «Ни өчен сез моны эшләдегез?» – дип сорадым.

Ул җавап биреп: «Син бу сүзне укыганда йортың яныннан бер кеше үтеп бара иде һәм син ул ишетсен дип тавышыңны арттырдың, кычкырыбрак укыдың, шуңа күрә син бу сүз өчен савапны югалттың», - диде.

Нәсихәт

Коръән Кәримнең укылган һәрбер хәрефе өчен ун савап языла. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: «Әгәр берәү Коръәннән бер хәреф укыса, аңа моның өчен бер изгелек булыр, ә бер изгелек – ун савапка тиң. Мин сезгә «Әлиф, Ләм, мим» – ул бер хәреф дип әйтмим. Киресенчә, «Әлиф» – бер хәреф, «Ләм» – бер хәреф һәм «мим» – бер хәреф». (Тирмизи, Байхакый)

Һәрбер гамәлне бары тик Аллаһ ризалыгы өчен кылырга кирәк һәм моның исеме – ихлас.

Коръән укыган өчен һәм таң алдыннан гыйбадәт кылган өчен зур савап билгеләнгән. Аллаһ Тәгалә җәннәт чыганаклары янында булачак тәкъвалы кешеләрнең үзенчәлекләрен санап әйтте:

«Төннәрдә алар аз йоклар булдылар. Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһтан гафу сорый иделәр». (Зәрият сүрәсе, 17-18 аятьләр)

Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: «Өммәтемнең иң яхшылары Коръәнне танып, аның буенча гамәл кылучылар һәм төннәрен гыйбадәттә үткәрүчеләр». (Байхакый)

«Таң алдыннан йоклама, алайса бәлагә тарырсың. Һәрвакыт Аллаһ, Аллаһ, диген».

Кыямәт көне килгәнче Аллаһ ризалыгы өчен кылынган изге гамәлләрдән башка бернәрсә дә файда китерми, ихласлык белән күп итеп изгелек кылырга тырышырга кирәк. Фудайл ибне Гыйад (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: «Берәр гамәлне кешеләр өчен калдыру – ул икейөзлелек. Берәр гамәлне кешеләр өчен кылу – уул ширек. Ә ихлас – ул ике очракта да Аллаһның саклавы».

Бер хикмәт иясе әйткән: «Кешеләр күрсен дип гамәлкылучы кеше урамга чыкканда капчыгын таш белән тутырга кеше кебек һәм шул ук вакытта ул: «Карагыз, минем капчыгым никадәр тулган», - дип әйтер.бу кешенең бердәнбер ирешкән эше – ул кешеләрнең сөйләве булыр».

Бер хәдис

Бер хәдис

«Кыямәт көнендә хисап өчен беренчеләрдән булып өч төркем кешеләр басар һәм алар иң беренче карар кылынучылардан булыр

Аллаһ юлында шәһит булучы. Бер кеше сугышта һәлак була. Кыямәт көнендә хисап алынганда, аңа Аллаһ Тәгалә биргән бар нигъмәтләрне күрсәтәләр һәм аларны ничек кулланганы турында сорыйлар. Мин Аллаһ юлында һәлак булганчы сугыштым, дип җавап кайтара ул кеше. Ләкин Аллаһ Тәгалә аңа: «Син ялган сөйлисең, синең турында кешеләр «Ул батыр», дип әйтсеннәр өчен генә сугыштың, һәм алар шулай әйттеләр дә», − диячәк. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр.

Икенче кеше галим булган, үзе дә белем алган һәм башкаларга да өйрәткән. Аннан да Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләре өчен хисап сорагач, мин белем алдым, кешеләргә аны өйрәттем, Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укыдым, дияр. Ләкин Аллаһ Тәгалә: “Син ялган сөйлисең, синең турында кешеләр «Ул галим», дип әйтсеннәр өчен генә белем алдың, һәм алар шулай әйттеләр дә. Коръәнне дә син кешеләр «Ул ничек яхшы Коръән укый», дип әйтсеннәр өчен генә укыдың”, − дип җавап кайтарачак. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр.

Өченче кешегә Аллаһ бихисап байлыклар биргән. Раббыбыз каршына баскач, ул мөлкәтен Аллаһ ярдәм итәргә кушканнарга тараттым, дип әйтер. Ә Аллаһ: «Син ялган сөйлисең, кешеләр «Ул юмарт», дип әйтсеннәр өчен малыңны өләштең, һәм алар шулай әйттеләр дә», − дип җавап бирер. Аннан фәрештәләргә бу кешене йөзтүбән Җәһәннәмгә атарга кушылыр».

Сүзен тәмамлап, Пәйгамбәребез ﷺ бу өч кеше алдында тәмугъ уты беренче булып кубарылыр, дигән.

Исмәгыйл Хаккый Бурсавиның “Рухул-бәйән” гыйбрәтле вакыйгалар һәм нәсихәтләр китабыннан алынды

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...