Пәйгамбәрне ﷺ яратуның әһәмияте

Пәйгамбәрне ﷺ яратуның әһәмияте

Пәйгамбәрне ﷺ яратуның әһәмияте

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Мөхәммәд, әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп Аллаһ юлына керсәгез, Ул әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле”. (3:31)

Аллаһ Тәгалә җирдәге һәм күкләрдәге барча нигъмәтләрнең Хуҗасы. Ул бөтен кешелеккә Үзенең бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрен бирүче. Әгәр Аллаһ Тәгалә безгә туры юл күрсәтмәсә, без ялгышкан булыр идек. Әгәр Ул безгә колак бирмәгән булса, без саңгырау булыр идек. Әгәр Ул безгә сөйләргә тел бирмәгән булса, без телсез булыр идек. Әгәр Ул безгә уй-фикерләр бирмәгән булса, без акылсыз булыр идек. Әгәр Ул безгә балалар бирмәсә, без нәселсез булыр идек. Әгәр Ул безгә намусны бирмәсә, без хур булыр идек. Кешедә булган бөтен нигъмәтләр бары тик Аллаһның рәхмәте белән генә бар. Аллаһ Тәгалә кешелек өчен аларның арасыннан сайлап Үзенең Илчесен (галәйһиссәләм), ягъни пәйгамбәребез Мөхәммәдне җибәрде һәм бу дөрестән дә Аллаһ Тәгаләнең бәндәләренә карата олуг рәхмәте. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһны яратыгыз, чөнки Ул сезгә нигъмәтен һәм бәрәкәтен бүләк итте һәм Аның ризалыгы өчен мине яратыгыз”.

Бу хәдиснең мәгънәсе шунда ки, без Аллаһның Илчесен (галәйһиссәләм) яратырга тиеш, чөнки Аллаһ Тәгалә аны ярата. Җир йөзендә тәүхидне (ягъни Аллаһның берлеген тану) тәртипкә салу өчен Аллаһның Илчесен галәйһиссәләмне ярату – ул азатлыкка илтүче иң дөрес юл. Пәйгамбәр галәйһиссәләмне яратучы Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенең кадерен белә. Моның олуглыгын белгән кешегә Аллаһның бәрәкәте дә күбрәк бирелә. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: “Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын;...” (14:07) Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне яратуның никадәр мөһим булуын аңласак, Аллаһ Тәгалә безгә нигъмәтен тагын да арттыра. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата булган мәхәббәт һәм Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы – ул зур файда. Димәк, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм белән булган бәйләнеш аша без Аллаһ Тәгалә белән элемтә урнаштырабыз. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Хакыйкаттә, сиңа (ягъни пәйгамбәр галәйһиссәләмгә) бәйгать бирүчеләр Аллаһка бәйгать бирәләр. Аллаһның кодрәте аларның бәйгатьләреннән өстенрәк”. (48:10)

Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә тугры булырга ант итеп бәйгать биргән сәхәбәләр, дөреслектә Аллаһка тугры булырга ант итеп бәйгать бирделәр. Шулай ук Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Пәйгамбәр мөэминнәргә үзләренә караганда да якынрак” (33:6) Бу матди якынлык түгел, ә рухи якынлык. Бер риваятьтә язылган, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Аллаһ Тәгаләгә дога кылганда үзен яратучылар белән бергә булуны теләде. Хәзрәти Сәүбән (Аллаһ аңардан разыйбулсын) бу сүзләрне ишеткәч болай диде: “Әй Аллаһның Илчесе, без сине яратабыз һәм без синең яныңда, син кем белән бергә булуны теләп дога кыласың?” Пәйгамбәребез галәйһиссәләм җавап итеп: “Әй Сәүбән, сез мине һәм Коръән Кәримнең иңгәнен күрдегез. Күктән төшүче фәрештәләрне күрдегез һәм сезгә минем өммәтемдә булу ошады.

Дөреслектә сезнең иманыгыз бик кадерле. Әмма Ахырзаман якынлашканда шундый кешеләр булыр, аларның мине күргәннәре булмас һәм минем турында бары китаплардан гына укып белерләр. Ул кешеләр мине шулкадәр нык яратырлар ки, мине бер мәртәбә күрү өчен, хәтта балаларын да сатарлар иде. Сәүбән, ул кешеләр миңа гашыйклар һәм мин алар белән күрешүне теләп дога кылам”, - диде. Әгәр кеше яхшылык белән яманлыкны аера алмаса, ул йөрәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Дөрес булмаган нәрсәне йөрәк беркайчан да кабул итми. Бары тик яманлык кылып каралган йөрәкләр генә аерманы күрмәсләр һәм башкаларга да күрсәтә алмаслар. Мөэмин кешенең йөрәге хаклыкта һәм гыйлем белән нурланган булганда, ул хаклык белән идарә итә ала, ә аннан соң инде ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата яратуны тоя башлый.

Барча мәхлуклар Пәйгамбәр галәйһиссәләмне яратуга чумганнар. Әгәр ул галәйһиссәләм берәр агач янәшәсеннән үтсә, агачлар аңа сәлам биреп бөгелә торган булган. Шулай ук бик нык эссе көннәрдә аны кояштан ышыклап бөгелгәннәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Өхед тавына карап: “Бу тау безне ярата һәм без дә аны яратабыз”, - дигән. Аллаһ Тәгалә безнең күңелләребезгә Үзенең Илчесенә (галәйһиссәләм), аның сөннәтенә карата мәхәббәт салсын, аның шәфәгатен насыйп итсен.

РЕЗИДӘ ЗАМАЛЕТДИНОВА

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...