Татар абыстайлары форумы

Татар абыстайлары форумы

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә III «Татар абыстайлары форумы» узды. Форумда катнашкан танылган мөгаллимә Исламия абыстай ислам динендә рухи байлыкны үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

 

«Һәрбер хәдис китабында иң беренче булып ният турында хәдис тора – «Безнең барлык эшләребез нияткә карап бәяләнә». Мәсәлән, иртә белән тордык – Раббым, шушы көнем синең ризалыгың өчен үтсә иде, барлык эшләрем Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен булса иде, дип теләргә кирәк. Без барлык эшләребезне бөек Аллаһы Тәгаләгә тапшырсак, алар хәерле булачак, шуны онытмасак иде.

Намаз – һәр мөэминнең нуры. Шул намазларыбызны һәрвакыт әүвәлге вакытында укырга тырышсак иде. Азан тавышы ишетелдеме, без, әүвәлге вакытының савабын алу өчен, барлык эшләребезне 40 якка ташлап, тәһарәт алып, намазга ашыгырга тиешбез. Чөнки ул вакытта шайтан килеп туктата – менә монда бер эшең бар, шуны гына эшлә, дип котырта башлый. Ул безнең намаз өчен әүвәлге савапны алуыбызны теләми. Шуңа күрә без тырышып, барлык эшләребезне читкә куеп – машинада булсак, туктап, мәчеткә кереп, ничек укый алабыз – шулай намазны укырга тиешбез. Бәлешнең кайсы вакытын яратасыз, пешеп чыккан чагынмы, суынган чагынмы? Суынгач, ул инде тәмсез була. Шуңа күрә намазны дә әүвәлге вакытында укысагыз, Аллаһы Тәгалә бөтен эшләрегезне уң итә.

Без һәр намазны: «Бу – минем соңгы намазым», – дип, ихлас белән укырга тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Һәр намазыгызны ахыргы намазыгыз кебек укыгыз», – дип. Әлеге мәсьәләләр бер карасак, бик җиңел әйбер кебек, ләкин аларны һәрвакыт кабатлап, искә төшереп тору мөһим. Бу сүзләрне хәтерегездән чыгармасагыз иде», – ди ул.

III «Татар абыстайлары форумы»нда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиев кабере янәшәсендә

Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...