Ураза ни өчен фарыз булды?

Ураза ни өчен фарыз булды?

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй иман китерүчеләр, ураза сезгә фарыз булды, әүвәлге кабиләләргә фарыз булган кебек, шаять сез тәкъвалардан булырсыз” (2:183) Шулай ук көдси хәдистә әйтелә: “Ураза Минем өчен һәм Мин аның өчен савабын бирермен”.

Бу аять безгә ни өчен уразаның фарыз булуын аңлата. Аллаһ Тәгалә Үзенең колларын җәзаларга да, ачлык белән интектерергә дә теләми, чөнки Аның өчен боларның берсе дә кирәк түгел. Бу аять безгә уразаның кешедә игелекне һәм итәгатьлекне нәфес белән көрәшү һәм фәкыйрь бәндәнең хәлен аңларга китерүе хакында хәбәр итә. Уразаның хикмәте шунда ки, ул тугрылыкны һәм итәгатьлелекне камилләштерә. Бервакыт берәү Хәзрәти Ибен Кәгебтән (Аллаһ Тәгалә аңардан разый булсын) тәкъвалыкның мәгънәсе турында сорады һәм ул болай дип җавап бирде: “Кайчан да булса син куркыныч, чәнечкеләр сибелгән юлдан барганың бармы?”. Бу кеше: “Әйе”, - дип җавап бирде. Шунда Ибен Кәгеб аңардан: “Бу юлдан барганда син нинди халәттә идең?” – дип сорады. Бу кеше: “Мин бу чәнечкеләргә киемем эләгеп ертылмасын дип, киемемнең аскы өлешен күтәреп сак кына бардым”, - дип җавап бирде. Хәзрәти Ибен Кәгеб (Аллаһ Тәгалә аңардан разый булсын) мондый очракның тәкъвалыкны аңлату өчен бик кулай ысул булуын әйтеп китте. Кеше тормыш юлыннан барганда, үзен гөнаһлардан һәм хаталардан саклап, һәрдаим игътибарлы булырга тиеш.

Рамазан аеның уразасы – ул кешенең сакчыл булуына бер ысул. Уразаның берничә төре бар һәм аларның һәркайсы билгеле бер әдәплелекне таләп итә. Беренче төре – бөтен кешенең уразасы, ягъни ул гади ашау-эчүдән тыелып тору. Икенче төре – ашау-эчүдән тыелудан тыш бөтен әгъзаларны гөнаһтан саклау. Мәсәлән күз уразасы – ул хәрам нәрсәләргә караудан тыелу, тел уразасы – ул ялганнан, гайбәт сөйләүдән һәм башка хәрамнардан тыелу. Һәрбер тән әгъзасы ялгыш гамәлләрдән ерак булырга тиеш. Әлбәттә мөселман кешегә даими шундый халәттә булу, хәрамнардан һәрвакыт тыелып тору ләзем. Кеше көне буена ашау һәм эчүдән тыелып торырга мөмкин, ләкин шул ук вакытта гайбәт сөйләүдән телен тыя алмый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтүенчә, мондый кеше уразадан ач торудан башка бернигә дә ия була алмый. Ураза ихласлылыкны ныгытуга сәбәп булырга, хәтта аның тәкъвалыгы артуга сәбәп булырга тиеш. Шуңа күрә дә ураза вакытында Аллаһ Тәгаләгә итәгать итүчеләр һәм гөнаһтан сакланучылар ачлыкны һәм сусауны артык сизмиләр.

Пәйгамбәребез тормыш юлына карасак, анда мөселманнар өчен үрнәк булырлык вакыйгалар һәм очраклар бик күп булган. Бервакыт ике хатын ураза тотканда ачлыктан үлем хәленә килеп җиткәннәр һәм бу хакта Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә хәбәр иткәннәр. Ул бу хатыннарга авызларын чайкарга тәкъдим иткән. Алар авызларын чайкагач, ит кисәкләрен косып чыгарганнар һәм бик гаҗәпкә калганнар, чөнки көне буена алар бер тәгам ризык та капмаганнар иде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу хәлне аңлатып, әлеге хатыннарның ураза тоткан килеш гайбәт сөйләүләрен, ягъни үлгән хайван итен ашаган кебек гөнаһ кылуларын искәртте. Әлеге вакыйга башкаларга үгет-нәсихәт булсын өчен, Аллаһ Тәгалә бу очракны гасырлар буена саклады. Әгәр ураза тотучыны кем белән булса да әрләшергә яисә аны бер начар гамәл кылырга өндәсәләр, ул өч мәртәбә: “Мин ураза”, дип әйтсен. Бу аны начарлыктан саклап калыр һәм ул уңышка ирешүчеләрдән булыр.

Аллаһ Тәгалә ураза тотучылар өчен авырлыклар теләми, әмма кешенең иминлеге өчен уразаны фарыз кылды. Мәсәлән бала татлы кәнфитләрне бик ярата, әмма ана кеше, күп татлы ашау зарарлы булганга, баласына татлы нәрсәләрне бирүне киметә, баласының иминлеге һәм сәламәтлен күз алдында тотып, бала елап кәнфит сораса да, барыбер бирми. Безнең уразаларыбыз Аллаһ Тәгаләгә кирәк түгел, әмма кешеләргә ураза тоту рухи яктан да һәм сәламәтлеге өчен дә бик күп файда китерә. Әгәр Рамазан ае булмаса, байлар мохтаҗларның һәм ярлыларның халәтенә игътибар итмәсләр иде. Аллаһ Тәгалә ураза аша кешеләргә ачларның һәм ярлыларның хәленә керә белергә өйрәтә. Хәдистә әйтелә, Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә адәм баласына әйтер: “Мин ач идем, ә син Мине ашатмадың, Мин авыру идем, ә син Минем хәлемне белмәдең”, - дип. Кеше гаҗәпкә калып: “Әй Аллаһым, Син – барча галәмнәрне бар кылучы, Син бөтен нәрсәдән дә өстен. Ничек итеп мин Синең хәлеңне белә алыйм?” – дияр. Аллаһ Тәгалә шунда болай дип җавап бирер: “Бервакыт дөньяда торганда күршең ач һәм авыру иде, ләкин син аңа берничек тә ярдәм итмәдең. Әгәр дә син аны ашаткан булсаң, аның хәлен белгән булсаң, бу гамәлең Мине ашаткан һәм Мине зиярат иткәндәй булыр иде”. Шул чакта кеше башкаларга ярдәм итүнең нинди зур әҗерсаваплы булуын аңлар. Уразаның хакыйкый максаты – ул Аллаһ Тәгалә биргән иксез-чиксез нигъмәтләрне тиешенчә бәяләү һәм бик күп кешеләрнең үзендә булган нигъмәтләрдән мәхрүм булуын аңлау.

Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләре турында адәм баласы бик сирәк уйлана. Бер кечкенә генә ризык кисәген алсак та, өстәлгә килеп җиткәнче ул төрле юллар аша үтә. Мәсәлән өстәлдәге икмәкне генә алсак та, аның юлы бик озын һәм моңа бик күп кешенең хезмәте керә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм ризыкка хөрмәт күрсәтеп, итәгатьлек белән ашаган. Ул ризык каршында хуҗасы янында утыручы кол кебек буйсынган халәттә утырган һәм һәрбер ризык кисәген Аллаһның бүләге итеп санаган. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә Үзенең нигъмәтләрен хөрмәт итүчене ярата. Аллаһ Тәгалә кешеләрне даими ризыкландырып тора. Шуңа күрә бәндәләр дә Аллаһка шөкер итеп яшәргә тиеш. Әгәр ошамаган ризык булса да, зарланудан тыелырга тиеш. Рамазан аеның максаты – ул адәм баласының итәгатьлелеккә һәм тугрылыкка омтылып, биргән нигъмәтләре өчен Аллаһ Тәгаләгә шөкер итүчеләрдән булып нәфесне тәрбияләүне үстерү. Аллаһ Тәгалә кылган уразаларны, гыйбадәтләрне кабул итсен һәм Аңа шөкер итүчеләрдән булырга насыйп итсен.

РЕЗИДӘ ЗАМАЛЕТДИНОВА

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...