Зөлхиҗҗә ае фазыйләтләре

Зөлхиҗҗә ае фазыйләтләре

Зөлхиҗҗә ае фазыйләтләре

Зөлхиҗҗә аеның атамасы «Хаҗ» сүзеннән алынган. Ул мөселманнар өчен изге булган, иманның биш әркәненең берсе – Хаҗ сәфәре кылына торган ай булуга ишарәли. Без, мөселманнар өчен әлеге ай аерым мәгънәгә ия һәм аңа аерым әһәмият бирү кирәк. Чөнки ул – һиҗри календарьнең соңгы ае. Тулы бер елга йомгак ясый, яңа елга кергәндә чистарыну, гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, яңа планнар кору ае. Аллаһы Тәгаләнең безгә – адәм балаларына җибәргән бер рәхмәте-бәрәкәте бу.

 

 

Ислам динендә аерым айларның, мисал өчен, Рәҗәб, Мөхәррәм, Зөлкагъдә айлары, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә ае хәрам айлардан атала. Бу айларда билне кысыбрак буарга, гыйбадәтләребезне арттырырга, саваплы гамәлләрне күбрәк кылырга кирәк.

Ибн Габбас (Аллаһ анардан разый булсын) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ түбәндәге хәдисен китерә: «Рәсүлулла ﷺ Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне хакында: «Изге һәм саваплы гамәлләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән бу ун көннән дә хәерлерәк башка көннәр юктыр», – диде.

Коръән Кәримдә әйтелгән: «Ун төн белән ант итәм, ун төннәр Зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки Рамазан аеның ахыргы ун төннәредер!» («Фәҗер» сүрәсе, 2)

Галимнәр әлеге сүрәгә таянып, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне фазыйләтләрен Рамазан аеның соңгы ун көнлеге белән чагыштыралар. Бу көннәр Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте белән тулган көннәр.

Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне –Гарәфә көне дип атала. Ул көн мөбарәк көннәрдән санала. Һичьюгы Гарәфә көнендә ураза тоту бик күркәм һәм саваплы булыр. Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфә көнендә Гарәфә тавында дога һәм гыйбадәт кыла.

Бу көннең бөеклеге искитәрлек. Пәйгамбәребез ﷺ Хаҗның кабул булуын Гарәфә көне белән бәйләгән. Гарәфә көне ничек узса, ул көнне кылынган гыйбадәтләрне Аллаһы Тәгалә ничек кабул итсә, аның хаҗы да шулай кабул булыр диелә хәдисләрдә. Гарәфә көнендә бирелә торган тагын бер зур бүләк – ураза тоту. Әгәр дә без Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән 9нчы көненә кадәр ураза тота алсак, бу тагы да фазыйләтлерәк.

Аллаһ илчесеннән ﷺ Гарәфә көнендә ураза тоту хакында сораганнар. Ул: «Әлеге көндә ураза тоту үткән һәм киләсе елгы гөнаһларны кичерәчәк», – дип җавап биргән.

Димәк, Гарәфә көнендә тотылган бер көн ураза ике еллык гөнаһларны кичерерлек дәрәҗәдә саваплы булып чыга.

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне турында сөйләгәндә тагын бер мәсьәләне читләтеп үтәргә ярамас. Мөселманнар өчен атна саен тырнак кисү һәм чәч-сакал кыскарту сөннәт гамәл санала. Әмма Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлегендә бу гамәлләрне читкә куеп торсак яхшырак булыр. Аллаһы Тәгаләнең сөекле колларының берсе Әбү Хәнифә бу уңайдан болай дигән: «Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендә әлеге сөннәтне калдырып торсагыз хәерлерәк. Пәйгамбәребезнең ﷺ: «Корбан чалырга җыенган кеше Зөлхиҗҗә ае керүгә тырнагын да, чәчен дә кисмәсен», – дигән хәдисе катгый күрсәтмә түгел. Әмма шулай да әлеге гамәлләрне Корбан чалынганнан соң гына үтәү мөстәхәб саналыр». Димәк, корбан чалырга ниятләгән кешегә, хаҗиларга охшау йөзеннән чәч, сакал, мыек кыскартмау, тырнак кисмәү мөстәхәб гамәл саналыр. Әмма бу гамәлне вәҗиб, ягъни мәҗбүри дип санау дөрес түгел. Тырнагын яки чәч-сакалын кискән кеше гөнаһлы булмас, аның Корбан чалуының савабы да кимемәс. Аллаһ безнең ниятләребезне һәм гамәлләребезне саваплы итсә иде!

 

Рамил Курамшин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...