Нәрия салаватының фазыйләте

Нәрия салаватының фазыйләте

Нәрия салаватының фазыйләте

Салават нәрия догасы — пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһү гәләйһи вәсәлләм) укыла торган салаватның бер төре. Имам Куртуби китабыннан алынган. Бу салаватны укып Аллаһтан сорасаң, ихтыяҗың кабул була диелгән.

 

Нәрия салаватын укыганнан соң авыр хәлдән чыккан кешеләр чыннан да бар. Берәр төрле хәерле, шәригать тарафыннан тыелмаган теләк-максатларга ирешү, бәла-казадан котылу өчен һәм шулай ук авыру кешегә багышлап укыганда 4444 тапкыр укырга кирәк. Берничә кеше бергә җыелып бүлешеп укый ала.

Укып бетергәч чын күңелдән багышлап, Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылына. Багышлауның аерым бер догасы юк, ниятеңнең ихлас булуы кирәк.

Безнең бу дөньяга килүебез генә түгел, китүебез дә Аллаһ Тәгаләдән. Ләкин Раббыбыз Аллаһ: «Сакланганны саклармын, сораганга бирермен» — дигән.

Имам Мөхәммәд Сануси: «Кем бу салаватны көн саен 11 мәртәбә укый, шул күктән яңгыр яуган, җирдән үсемлекләр шытып чыккан кебек үзенең насыйп өлешен алыр», — дигән.

 

اللَّهُمَّ صَلِّ صَلَاةً كَامِلَةً وَسَلِّمْ سَلَامًا تَآمًّا عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ الَّذِى تَنْحَلُّ بِهِ الْعُقَدُ وَتَنْفَرِجُ بِهِ الْكُرَبُ وَتُقْضَى بِهِ الْحَوَآئِجُ وَتُنَالُ بِهِ الرَّغَآئِبُ وَحُسْنُ الْخَوَاتِمِ وَيُسْتَسْقَى الْغَمَامُ بِوَجْهِهِ الْكَرِيمِ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ فِى كُلِّ لَمْحَةٍ وَنَفَسٍ بِعَدَدِ كُلِّ مَعْلُومٍ لَكَ

 

[Әллааһүммә съалли съаләәтән кәәмиләтән үә сәллим сәләәмән тәәммән гъәләә сәййидинәә Мүхәммәдин әлләҙии тәнхәллү биһил-гъүкъадү үә тәнфәриҗү биһил-күрабү үә түкъдъаа биһил-хәвәә-иҗү үә түнәәлү биһир-рагъаа-ибү үә хүснүл-хавәәтими үә йүстәскъаль-гъамәәмү би уәҗһиһил-кәриими үә гъәләә әәлиһи үә съахбиһи фии күлли ләмхәтин үә нәфәсин би гъәдәди күлли мәгълүүмин ләк]

Тәрҗемәсе: «Аллаһым! Үзеңнең рәхмәтеңне, сәламеңне сөекле расүлебез Мөхәммәдкә ﷺ ирештер. Аның хөрмәтенә авырлыктан чыгу юллары ачыла, кайгы-хәсрәтләр юкка чыгалар, ихтыяҗлар канәгатьләндерелә, теләкләр чынга аша, игелекле эшләр хәере белән төгәлләнә һәм күктән яңгырлар ява. Аның ﷺ гаиләсенә һәм сәхабәләренә шулай ук [Үзеңнең сәламеңне, рәхмәтеңне бир]. Һәр сулышыбыз, һәр мизгел саен, Үзең генә белгән микъдарда [сәламнәреңне һәм рәхмәтеңне] күп итеп ирештер».

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...