Даими гыйбадәт кылуның әҗере

Даими гыйбадәт кылуның әҗере

Даими гыйбадәт кылуның әҗере

Бер яшь егет үзен тулысынча гыйбадәт кылуга багышлый һәм көннәрен һәм төннәрен гыйбадәттә үткәрә. Аның танышлары: “Нигә шулкадәр үзеңне бетерәсең? Ял ит”, - диләр.

Ул җавап биреп болай ди: “Бервакыт мин җәннәт сарайларының берсен күрдем ул алтын һәм көмеш ташлардан төзелгән иде. Балконы да алтын-көмештән ясалган. Ике балкон арасында (ягъни һәрбер бүлмәдә) хур кызлары бар. Алар шулкадәр матурлар ки, әлегә кадәр андый матурлыкны күргәнем булмады. Аларның маңгай чәчләре җилкәгә кадәр төшеп тора. Шунда берсе миңа елмаеп карады һәм аның тешләренең аклыгы җәннәтне яктыртты. Миңа елмайган хур кызы әйтте: “Әгәр мине үзеңнеке итәргә теләсәң, Аллаһка көнен һәм төнен гыйбадәт кыл, шул вакытта мин синеке, ә син минеке булырсың” – диде. Аннан соң мин уянып киттем. Һәм шуннан соң көннәрне һәм төннәрне гыйбадәттә үткәрү ул минем вазифам булып калды”.

Нәсихәт:

Әгәр кеше бер хур кызы өчен генә дә шулкадәр гыйбадәт кылырга тиеш булса, хур кызларының хуҗасы булу өчен ул никадәр гыйбадәт кылырга тиеш булыр икән?

Һәрбер игелекнең авырлыгы бар. Бу дөньяга да, ахирәткә дә кагыла. Иң кыйммәтле ташлар җирнең иң тирән урыныннан чыгарыла һәм кулланырга әзер булганчы бик күп төрел этапны уза.

Шуңа күрә җәннәттәге тормышка ия булу һәм иксез-чиксез игелекләргә ия булу өчен тырышлык кылырга кирәк бу кыска гына итеп бирелгән тормышны гыйбадәттә үткәрергә һәм изге гамәлләр кылып яшәргә кирәк.

Хур кызының “гыйбадәтне Аллаһ ризалыгы өчен кыл” дигән сүзләре гыйбадәтне көнен һәм төнен бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә кылса, ул вакытта Аллаһ иксез-чиксез игелекләр белән бүләкләр дигән мәгънәдә.

Исмәгыйл Хаккый Бурсавиның “Рухул Бәйән” китабыннан алынды

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...