ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгында мәетләрне яру мәсьәләсе буенча киңәшмә

ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгында мәетләрне яру мәсьәләсе буенча киңәшмә

ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгында мәетләрне яру мәсьәләсе буенча киңәшмә

ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Министр Марсель Миңнуллинның эшлекле очрашуы узды.

 

Җыелыш ТР МДН үтенече белән оештырылды. Киңәшмә барышында мөфтият вәкилләре җаваплы затларга Татарстанда яшәүче мөселманнардан килеп ирешкән күпсанлы шикаятьләр хакында җиткерде. Ризасызлык шуннан гыйбарәт, олы яшьтә вафат булган мөселманнарның мәетләрен, аларның исән чакта ярдыруга каршы булуын һәм туганнарының да теләкләрен исәпкә алмыйча яру мәсьәләсе. Мөселманнар ислам кануннарында, үтерелү очракларыннан тыш, үлгән кешенең тәненә зыян китерергә ярамаганлыгын, шулай ук федераль законда аерым очракларда патологоанатом ярудан башка үлем турында медицина белешмәсе алу мөмкинлеге барлыгын исәптә тота.

Мөфти, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе һәм мәет җирләү хезмәте җитәкчесе министрлык һәм тикшерү идарәсе җитәкчелекләренә мәетләрне яру тәртибенә аныклык кертү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Министр һәм тикшерү идарәсенең беренче урынбасары аларны кертү мөмкинлеген карады һәм сорауларга җавап бирде. Шул ук вакытта алар федераль законнан чыгарга ярамаганлыгын ассызыклады һәм урыннарда, үлем турында медицина белешмәсен рәсмиләштергәндә, мәет ярудан баш тартырга теләгән кешеләргә аңлату эшенең канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавына игътибар итте. Җитәкчеләр бу бурычның җаваплы затлар алдында куелачагына ышандырды һәм халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне аерым өйрәнергә кирәклеген әйтте. Моннан тыш, Министр, вафат булган кеше диспансеризация һәм табиб күзәтүен үткән очракта, аның мәетен ярудан баш тартуга рөхсәт бирү хакында мәсьәлә дә каралачак, дип ышандырды.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә Әлмәт шәкерте җиңүче булды

Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчетендә V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды. Ул ел саен Россиянең күренекле хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард хаҗи Ганиев (1948-2019 еллар) истәлегенә үткәрелә. Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте,...


Рамазан аеның соңгы ункөнлеге һәм Кадер кичәсе

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкра-наларыбыз булса иде.   Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...