Малайзиядә «Россия-Ислам дөньясы» утырышы узды

Малайзиядә «Россия-Ислам дөньясы» утырышы узды

Малайзиядә «Россия-Ислам дөньясы» утырышы узды

Куала-Лумпурда (Малайзия) «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышы узды. Утырыш «Формалашып килүче күпполярлык чорында Россия һәм ислам дөньясының үзара хезмәттәшлеге» дигән темага багышланды.

Утырышта Азия, Африка һәм Якын Көнчыгышның 32 иленнән, шулай ук халыкара оешмалардан 200 дән артык хакимият органнары вәкилләре, сәясәт, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Алар арасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзалары булган башка вәкилләр һәм чакырылган экспертлар бар.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең бу утырышы Малайзия җитәкчелеге теләктәшлегендә уздырылды. Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләре тарихында тагын бер әһәмиятле вакыйга нәкъ менә шушы ил белән бәйле: Президент В.В. Путин, 2003 елда Малайзиянең Путраджайя шәһәрендә Ислам конференциясе оешмасына кергән дәүләтләр һәм хөкүмәтләр башлыкларының X очрашуында чыгыш ясаганда, Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасы эшчәнлегенә кушылу нияте барлыгы турында игълан иткщн иде. 2005 елда Россия, мөселман илләре ярдәме белән, бу халыкара структурада күзәтүче статусын алды.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...