Корбан гаете намазы яңа ачылган Утыз Имәни исемендәге мәчеттә үткәрелде

Корбан гаете намазы яңа ачылган Утыз Имәни исемендәге мәчеттә үткәрелде

Корбан гаете намазы яңа ачылган Утыз Имәни исемендәге мәчеттә үткәрелде

28нче июньдә хаҗ тәмамлануын белдерүче Корбан бәйрәме билгеләп үтелде. Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә вәгазьләр һәм гает намазлары укылды. Республикада төп чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә күренекле татар дин әһеле, галим, имам һәм шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни хөрмәтенә аталган “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчетендә узды. Гает уңаеннан мәчет бүген беренче тапкыр мәхәллә халкы өчен үз ишекләрен ачып җибәрде. Аның иң беренче һәм хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Бу мәчеткә бәйрәм сөенечен бүлешергә шулай ук республика һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, танылган дин әһелләре һәм татар җәмәгать эшлеклеләре килде.

Камил хәзрәт дин кардәшләрне котлап, РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатьләрен җиткерде, аннары республика мөселманнарына үзенең вәгазе белән чыгыш ясады.

Бу юлы Камил хәзрәт вәгазен хәзерге җәмгыятьтә киң таралган тискәре күренешкә – кешеләрне хаксызга гаепләү һәм тәнкыйтьләүгә багышлады. Ураза гаетендә күтәрелгән гайбәт темасын дәвам итеп, ул мөселман кардәшләрне теге яки бу вакыйгаларга бәя биргәндә, үзеңнең тәкәбберлегеңә, нәфесеңә һәм хөсетлеккә иярүдән сак булырга чакырды. Мисал итеп ул Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән бәйле булган пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәламне китерде – ул да үз замандашлары тарафыннан бик каты тәнкыйтькә дучар ителгән. Шул ук вакытта Камил хәзрәт бүгенге көндә дә җәмгыятьтә гыйлемсез кешеләрнең бөек ислам бәйрәме Корбан гаетен тәнкыйтьләүчеләр булуын, шуның белән мөселманнарның дини хисләрендә уйнауларын искәртте. Хәдистә әйтелгән: “Мөселманнарның хата-кимчелекләрен тикшермәгез, чөнки, тәхкыйк, Аллаһ шундый кешенең үзенең кимчелекләрен күрсәтер һәм аны оятка калдырыр, хәтта бу адәм үз өеннән беркая чыгып йөрмәсә дә!”

 

 

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...


Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.   Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә...


Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм...