ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

Унынчы юбилей Якупов укулары

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә “X Якупов укулары” узды. Унынчы юбилей укулар дин әһеленең туган көненә (4 сентябрь) багышланды һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелде. Якупов укуларында зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре катнашты.

Казанда II Иманколый укулары узды

Казанда Мөхәммәдсадыйк Иманколый исемендәге Төбәк фәнни-гамәли конференция (Иманколый укулары) узды. Быел икенче тапкыр оештырылучы укулар “Коръән фәннәре: тарих һәм хәзерге заман” темасына багышланды. Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый – ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин эшлеклесе, “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” (“Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү”) тәфсире авторы. Төбәк фәнни-гамәли конференциясен ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды.

Конференциядә Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның биографиясе, аның “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” тәфсиренең үзәнчәлекләре, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы татар басма тәфсирләре, соңгы елларда әзерләнгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре, Россиядә хафизлар мәктәбенең үсеш перспективалары, кыйраәт үзенчәлекләре, татар мәкаме турында чыгышлар ясалды. Иманколый укуларында Коръән фәннәре белгечләре, хафизлар, танылган дин әһелләре, РИИ, КИУ, БИА студентлары һәм магистрлары һ.б. катнашты.

Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды

Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быел Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына ба-гышланып, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларын-да узды.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татармөселман традицияләрен популяр-лаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла. Бу көнне Татар мәдәнияте үзәге залында 200гә якын талантлы мөнәҗәт башкаручылар җыелды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: фестивальнең географиясе киңәйгәннән-киңәя: быел мөнәҗәт башкару осталыгын Ульяновск, Оренбург, Сахалин, Чистай, Лениногорск, Яр Чаллы, Әлмәт һ.б. башкаручылары күрсәтте.

Башкортстанда мосафирлар өчен модульле мәчетнең дүртенчесе үз ишекләрен ачты

Башкортстанның төньяккөнбатыш районнары ахуны Рифат хәзрәт, Нефтекама каласының имам-мөхтәсибе Тәфкил хәзрәт, Благовещен районынынң имаммөхтәсибе Вилдан хәзрәт, Калтасы районының имам-мөхтәсибе Фәнил хәзрәт, Каризел районының имам-мөхтәсибе Раузат хәзрәт, “Мосафир” проектының җитәкчесе Алмаз Вәлиев, Благовещен районының имамнары һәм халкы килде. Модульле мәчетне булдыру – ул имам-мөхтәсибләрнең бердәм эше. Вилдан хәзрәтнең уенда, Удельно-Дуанай авылы янында гыйбадәт кылу өчен урын барлыкка китерү күптән булган һәм бу уе “Мосафир” проекты аркасында чынбарлыкка ашты. Мәчетне булдыру өчен ул комплексның җитәкчеләре белән сөйләшкән, Калтасы районынынң имам-мөхтәсибе Фәнил хәзрәт бу юл аша үзенең Уфага еш йөргәнен һәм элек намазны йә урам буенда, йә кафеның берәр җирендә укырга туры килгәнен билгеләп үтте. Шул сәбәптнә юл буендагы модульле мәчет бик кирәкле һәм мөһим, чөнки хәзер һәр теләгән кеше, юлда тукталып, уңайлы шартларда намаз укый ала.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фондының “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә ярдәме

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм әлеге оешманың хәйрия фонды җитәкчелеге шәкертләр белән очрашты. Тарихи мәдрәсәгә кунак булып РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, ассоциациянең башкарма директоры Раил Валкаев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев һәм башкалар килде.

Очрашуга җыелуның төп сәбәбе – РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә матди ярдәменә сатып алынган җиһазларны карау һәм шәкертләргә дәреслекләр тапшыру иде. Моннан тыш, мәдрәсә өчен 30 парта һәм алар өчен урындыклар сатып алынды. Акчаларны Ассоциациянең Private Club резидентлары җыеп бирде. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов исә тантанада ассоциация тарафыннан акча җыелу тарихы белән уртаклашты, ислам мәгарифенә ярдәм итүнең хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле эш юнәлеше булуы турында сөйләп үтте.

Татарстан мөфтияте “Затлы мәҗлес” проектын башлап җибәрде

Татарстан мөфтияте хатынкызлар өчен “Затлы мәҗлес” проектының икенчесен башлап җибәрде. Программада ифтар, танышу, остаздан дәрес алу каралган. Очрашу “Пәйгамбәребезнең беренче хатыны Хәдичә” дигән темага багышланды. “Затлы мәҗлес” проектының лозунгы – хатын-кызлар тормышы турында дини сөйләшүләр. “Яшь килен” проектыннан аермалы буларак, очрашуларда Исламның матурлыгы, хатын-кызның нәфислеге һәм күңел дөньясы, Коръән, дин, фикһ мәсьәләләре, хатынкызның тормыштагы роле, Пәйгамбәребезнең e, сәхабәләрнең хатыннары, татар халкының хатын-кызлар белән бәйле традицияләренә багышланган темаларга сөйләшүләр алып барылачак. Ел ахырына кадәр барлыгы 7 очрашу көтелә.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...