Борындык авылы мәчетенә 130 ел

Борындык авылы мәчетенә 130 ел

Кайбыч районы Борындык авылында мәчетнең 130 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте. Әлеге вакыйгада хөрмәтле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр бар иде. Үз чыгышларында алар әлеге тарихи мәчетнең күп еллар дәвамында дин тотучыларның рухи үсеше өчен хезмәт итүен теләде.

Борындык авылында таштан салынган чал тарихлы мәчетне авыл халкы совет чорында да кадерләп карап тора. Мәчет 1895нче елның июнендә ачыла, ә 1991нче елдан аның яңа сәхифәләре башлана. Бинаның тиз арада мәчет булып хезмәт итә башлавында авыл халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы зур роль уйный.

Кунаклар тарихи мәчет белән танышты, намаз уку залын, шулай ук янкорманы – тәһарәтханәне һәм аш әзерләү бүлмәсен карады. Мәчет әлеге җирлектә табыла торган табигый таштан төзелүе белән дә үзенчәлекле. Җирле халык сөйләвенчә, мәчет төзелеше XIX гасыр ахырында “Әхмәт бай” исеме белән тарихка кергән иганәче тарафыннан алып барылган. Бина мәчет булып 1937нче елга кадәр хезмәт итә, 1991нче елдан янәдән мәхәллә халкына кайтарыла. XX гасыр ахырында авылның дини тормышында мәрхүм Бари хәзрәт Гарифуллин зур роль уйный. Мәчетнең 130 еллыгы кысаларында кайткан кунаклар һәм җыелган халык бергәләп авылда динне саклауга, киләчәк буыннарга җиткерүдә зур өлеш керткән хәзрәтләр рухына дога кылды.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...