Кайбыч мөхтәсибәтенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Кайбыч мөхтәсибәтенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Кайбыч районында мөхтәсибәт оешуга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган тантана үткәрелде. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан төп чаралар башланып киткәнче, мөфти хәзрәт Кайбыч мөхтәсибәтендәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан район хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән күреште. Әлеге очрашуда шулай ук имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды.

Алга таба Татарстан мөфтие Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе – цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгендә югары сыйныф укучылары белән очрашты. Биредә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм зарарлы гадәтләрдән тыелу темасына очрашу үтте.

Олы Кайбыч мәчетендә өйлә намазы укыганнан соң, биредә үк төп чара – мөхтәсибәтнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган тантана башланып китте. Ул хисап җыелышы форматында үткәрелде. Утырыш эшендә районның барлык мәчетләрендә хезмәт куючы имам-хатыйблар, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче укытучылар, мөхтәсибәттә төрле елларда хезмәт куйган дин әһелләре, аксакаллар, мәхәллә активы – барлыгы 100гә якын кеше катнашты. Тантанада шулай ук төрле дәрәҗәдәге шәхесләрне хөрмәтләп, медальләр, рәхмәт хатлары, истәлек билгеләре тапшырылды. Алар барысы да – Кайбыч мөхтәсибәте тарихында тирән эз калдырган, аның үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм кешеләр.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...