Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы
Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:
Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре бар иде. Мәккәгә килүгә гомрә хаҗын кылдык. Аннары ихрамнан чыктык та Зөлхиҗҗә аеның сигезенче көненә кадәр нәфел тәвафлар, нәфел гыйбадәтләр кылдык, олуг хаҗга әзерләндек. Хаҗ башланганчы ук изге урыннар - Гарәфәт, Мина, Мөздәлифә үзәнлекләре белән таныштык, булачак хаҗиларга кылачак гыйбадәтләрне аңлаттык.
Хаҗ - мөселман кешегә рухи яктан камилләшергә мөмкинлек бирә торган олуг гыйбадәт ул. Кеше нәфескә, шәйтанга ияреп, дөньяга бирелеп, бик күп гөнаһлар кыла. Еш кына рухи дөньясына игътибар итми башлый, Аллаһы Тәгаләдән ерагая, нәтиҗәдә аның тормышыннан бәрәкәт, күңеленнән тынычлык китә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә матди һәм физик мөмкинлекләре булган кешеләргә рухи дөньяларын пакьләр өчен хаҗны фарыз кылды.
Хаҗ - гыйбадәт кенә түгел, үз-үзебезне тәрбияләү мәктәбе дә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Әгәр дә кеше хаҗ гамәлләрен дөрес итеп башкарса һәм гөнаһлардан сакланса, өенә сабый бала кебек гөнаһсыз булып кайтыр”, - дигән. Тагын бер хәдистә болай диелә: “Хаҗ һәм гомрә кылучылар - Аллаһның кунаклары, алар Аллаһтан ни сорасалар, Ул, һичшиксез, аларга шул әйберне бирәчәк”.
Кәгъбәтулла, Хәрам мәчете бик бәрәкәтле, бик изге урын. Шушы мәчеткә кереп, Кәгъбәтулланы күрүгә үк күңел сөенә башлый, Аллаһка шөкер хисләре арта. Бу урында гыйбадәт беркайчан да тукталмый, елның теләсә кайсы көнендә анда тәваф кылына. Кәгъбәтулла Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән генә түгел, барча пәйгамбәрләр белән дә бәйле урын. Туфан вакытында бу мөбарәк йортның бинасы җимерелгән була. Аллаһ әмере буенча аны Ибраһим галәйһиссәлам белән улы Исмәгыйль галәйһиссәлам төзекләндергән. Шуннан соң инде Аллаһ мөмкинлекләре булган мөселманнарга хаҗ кылырга боера. Хаҗ кылганда мөселманнар “Ләббәйкә” әйтәләр, ягъни: “Йә, Раббым, син безне чакырдың. Без синең каршыңда. Без сине мактыйбыз, олуглыйбыз”, - диләр.
Кәгъбәтулла кебек үк изге үзәнлекләрнең тарихы да Адәм галәйһиссәламгә барып тоташа. Сафа һәм Мәрва тауларының тарихы да пәйгамбәрләргә барып тоташа. Ибраһим галәйһиссәлам улы белән хатынын калдырып киткәч, Һаҗәр анабыз Сафа һәм Мәрва таулары арасын 7 тапкыр ураган. Бер кош-корт, терлек, үсемлек - бернәрсә юк! Әмма ул Аллаһның ярдәмен көтә. Ике тау арасында йөргәндә Аллаһны олылап зикер әйтә. Җиденче мәртәбә Мәрва тавына менгәч, аңа хәбәр килә: “Йә, Һаҗәр, улың янына бар, Аллаһ ярдәм итәчәк, рәхмәтен ирештерәчәк”. Барып җитсә, анда зәмзәм чишмәсе бәреп чыккан икән. Су булгач, тереклек тә була, акрынлап кабиләләр күчеп утыра башлый, шәһәр барлыкка килә. Димәк, без Һаҗәр анабыз кебек Аллаһка итагатьле булсак, гыйбадәт кылучылардан булсак, кушканнарын үтәсәк, Ул безгә бәрәкәтен дә бирә, рәхмәтен дә ирештерә. Хаҗилар шушы ике тау арасында йөргәндә Һаҗәр анабыз кебек дога кылалар, зикерләр әйтәләр. Бу хаҗның бер ваҗибы.
Шулай итеп, Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көнендә Гарәфәт үзәнлегендә 5-6 миллион хаҗи җыела. Анда кешеләрне дәрәҗәләре буенча аерып булмый. Бөтен хаҗилар да бер үк төрле киемдә, ягъни ихрамда. Синең янәшәңдә президент яки эшкуар басып торырга мөмкин, ләкин аның президент, эшкуар булуы күренми. Барысы да кулларын күтәреп, өйлә намазыннан алып кояш баеганчыга кадәр елый-елый дога кылалар, Аллаһы Тәгаләгә ялварып мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үзенең тормышы, кылган гамәлләре турында уйлана, Аллаһтан гөнаһларын гафу итүен сорый: “Йә, Раббым! Син безнең Раббыбыз, Тәрбиячебез, Син безнең Хуҗабыз, Синең рәхмәтең аркасында яшибез! Йә, Раббым, гөнаһларымны кичер! Бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле булырга, сөекле колларыңнан булырга насыйп ит!..” Шунда барыбызның да Аллаһка мохтаҗ икәнлегебезне аңлыйсың инде.
Хикмәт ияләре, үлем килгәнче үлегез, дип әйткәннәр. Ягъни Кыямәт көненең вакыйгаларын күз алдына китерегез, бу дөньяның фани икәнлеген, бу дөньядан китәчәгегезне онытмагыз, дигәннәр. Кыямәт көнендә бөтен кеше бер мәйданда – Мәхшәр мәйданында җыелып, хисапны көтәчәк, көн бик эссе булачак, хәдистә әйтелгәнчә, кешеләрдән тир агып торачак, һәркемне бик каты курку хисе биләгән булачак. Аллаһ каршында ничек хисап тотармын, Аллаһ мине җәннәткә кертер микән, дип һәркем үзе турында гына уйлаячак. 40-45 градус эсседә, Гарәфәт үзәнлегендә дога кылганда менә шул көн күз алдына килә...
Хаҗ гамәлләрен җиренә җиткереп башкарганнан соң үзеңне бик рәхәт хис итә башлыйсың. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә мөнәсәбәт үзгәрә. Ихрамда булганда хәрам әйберләрдән генә түгел, хәләл әйберләрдән дә сакланырга кирәк, мәсәлән, тырнак кисәргә, чәч алдырырга, шампунь, сабын, ислемайлар кулланырга ярамый, ягъни үзеңне чиклисең, тулысынча Аллаһка буйсынасың, бары тик Аллаһы Тәгалә турында гына уйларга, Аңа гыйбадәт кылырга, дога кылырга тырышасың. Һәм камилләшәсең, Аллаһ биргән нигъмәтләр өчен синең шөкер хисең арта.
Төркемебездә төрле милләт кешеләре бар иде, алар бер гаилә булып яшәделәр, бер-берсенә мәрхәмәтлелек күрсәттеләр, бер-берсенә бик якынайдылар. Менә шулай итеп хаҗ кешенең күңелен үзгәртә, хакыйкатьне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Бу - Аллаһ тарафыннан бирелгән бик зур бүләк. Дөньядагы бик күп мөселманнар шушы җирләргә барырга телиләр, әмма бара алмыйлар. Безгә насыйп итте һәм без ихластан, шушы изге җирләргә бара алмаган кардәшләребезгә дә барырга, олуг гыйбадәтне кылып кайтырга насыйп булсын, дип телибез.