Дөрес туклану серләре

Дөрес туклану серләре

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.

 

Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Иртәнге вакыт – организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта бала көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш.

Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир дип” әйтмиләр. Чынлыкта исә иртәнге аш злаклардан – (энергия бирүчеләр), җиләк-җимешләрдән – (витаминнар), сөт продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга тиеш. Ботка – мәсәлән – балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә, файдалы да, җиңел дә, туклыклы да? Тик ашыйбызмы соң без аны? Бик сирәк.

Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык булып санала. Шулай ук сөттә пешкән геркулес, манный ярмасы пешерергә мөмкин. Сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйммәтле аксым, кальций, фосфор, калий, А, Д, В2 витаминнары белән баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да бай.

Сөт продуктлары организ-мның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр, эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар.

Сөт продуктлары җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның – рахит, үсмерләрнең һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә, сөякләрнең ныклыгын какшата.

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында чаралар

Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. “Идел-Пресс” нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...