Габделхак хәзрәтнең хикмәтле нәсыйхәтләре

Габделхак хәзрәтнең хикмәтле нәсыйхәтләре

Габделхак хәзрәтнең хикмәтле нәсыйхәтләре

 

«….Ишек шакыйлар. Урта яшьләрдәге бер апа керә. Күзләрендә – яшь. Елар дәрәҗәгә җиткән ханым зар-интизарын сөйли башлый:

– И хәзрәт, нишлим икән? Балалар өчен кайгырам бит мин, балалар өчен! Ике улым да начар юлда. Эчәләр. Өйдә бер дә тынычлык юк.

 

Габделхак хәзрәт апаны урын¬дыкка утыртып бер дога кыла, соңыннан аның намаздамы-юкмы икәнен сорый.

– И, кая инде ул намаз уку. Көне-төне эш тә эш. Малайлар да балачактан бик шук булып үстеләр. И, туздырдылар, и, котырдылар!

Габделхак хәзрәт сорый:

– Ачуландыңмы аларны шул вакытта?

– Әле ничек кенә! Тик файдасы гына булмады.

Хәзрәт, хатирәләрен яңартып, сөйли башлый:

– Безнең авылда сугыш тәмамланган елда бер хатын алты баласы белән тол калды. Балаларының алтысы да – малайлар. Шуның кадәр шук иделәр! Өйнең астын-өскә китереп сикерәләр, кычкырышалар, тавышланалар... Шул вакытта әниләре чыга да йодрыгы белән өстәлгә сугып: «Аһ, Аллаһның рәхмәте төшкере! Тыныгыз тизрәк, мөэминнәр!» – дип кычкыра. Беркайчан да начар сүз белән ачуланмады, чөнки әти-әнинең баласына карата теләге дога буларак кабул булуын белә иде. Шуңа «ләгънәт төшкере» дип түгел, ә «Аллаһның рәхмәте төшкере» дип яратып ачуланды.

Соңыннан, күп еллар узгач, сорашкан идем: алты малае да югары белем алган, җитешле тормышта, алтысы да намазда, һәммәсенең яраткан эше, гаиләсе, сәламәт, тәртипле балалары бар. Аларга чыннан да Аллаһның рәхмәте төшкән, әниләренең догасы кабул булган.

 

Рамил Курамшин язмаларыннан алынды

 

 

 

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Дөрес сүзнең файдасы

Нәзир машина төзәтүче булып эшли. Бервакыт җитәкчесе аңа кырыс кына итеп: «Нәзир! Син эшеңне эшлә дип, мин сиңа ничә тапкыр әйтергә тиеш? Сине күргән саен, мин синең вакыт әрәм итеп утырганыңны күрәм. Тагын шулай утырганыңны һәм вакытны әрәм иткәнеңне күрсәм, берәр җәзасын табармын, аннары...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Раббым Аллаһым

Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.   Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче,...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...