Мигъраҗ

Мигъраҗ

Рәҗәб аеның егерме алтынчы көненнән егерме җидесенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе.Ул “күккә ашу” дигән мәгънәне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺ тормышында иң олуг могҗиза булып исәпләнә.

Рәҗәб аеның егерме җиденче көненә каршы төндә Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм, Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән, Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүстәге (икенче төрле атамасы – Иерусалим) Әл-Әкъса мәчетенә күчерелә һәм аннан яктылык баскычы буенча күкнең җиденче катына күтәрелә. Мөхәммәд галәйһиссәлам җиде кат күк ишеге аша үткәндә һәр капуста үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Яхъя, Гайсә, Йосыф, Идрис, Һарун, Муса, Ибраһим (г-м) белән очраша. Аннан Аллаһы Тәгалә хозурына аша. Җәннәт вә җәһәннәмне күргәч, Мәккәгә кайтарыла. Аллаһ Үзенең олы нигъмәте Коръәни-Кәримдә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) күккә ашуы турында: “Аятьләребезнең бер өлешен күрсәтим дип, бер төн эчендә илчесен (Мөхәммәдне) Әл-Хәрәм мәчетеннән тирә-ягы нигъмәт (бәрәкәт) белән тулы Әл-Әкъса мәчетенә китергән Аллаһ кимчелекләрдән азат. Ул, хакыйкатән, ишетеп, күреп торучы” (“Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары)” сүрәсенең 1 нче аяте), – ди.

Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһи-ссәламнең Мигъраҗы – күккә ашу кичәсе әүвәлге заман риваятьләрендә вә әсәрләрендә бәйнә-бәйнә тасвирлана. Мигъ-раҗ кичәсендә Мөхәммәдкә Әл-Хәрәм мәсҗиденә Җәбраил фәрештә килә. Алар “Борак” дип аталган, канатлы, ак төстәге, йөзе-бите бәндәнекенә охшаган җанварга атланып, Мәккәдәге Әл-Хәрәмнән Кодүстәге Әл-Әкъсага яшен тизлегендә күчәләр.

Әл-Әкъсага җыелган барлык пәйгамбәрләр Мөхәммәд галәйһиссәламгә оеп намаз укый. Соңрак Мөхәммәд галәйһиссәламнең алдына өч савыт китереп куялар. Савытларның берсенә – су, икенчесенә – сөт, өченчесенә шәраб салынган була. Мөхәммәднең галәйһиссәлам сөт салынган савытны алуы була, Җәбраил фәрештә: “Әй Мөхәммәд, син вә синең өммәтең дөрес юлда! Исерткеч эчү хәрәм!” – дип кычкырып җибәрә. Шул мизгелдә Әл-Әкъса мәчетенең бусагасына күктән яктылык баскычы төшерелә. Бу баскычтан Рәсүлебез вә фәрештә күккә күтәрелә башлый.

Күкнең иң югары катында җыелган фәрештәләр Мөхәммәд галәйһиссәламне бер бүлмәгә кертәләр. Ошбу бүлмәдә Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең бихисап күп пәрдәләр аша якынаюын сизә дә, бик тә курыккан хәлдә сәҗдәгә китә, Аллаһ Раббыбызга мактаулар укый.

Намазларда укыла торган “Әттәхият” Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребезнең галәйһиссәлам кара-каршы сөйләшүеннән хасыйл булган бер догадыр.

Аллаһ Тәгалә Мигъраҗда Мөхәммәд ﷺ өммәтенә биш вакыт намазны һәрбер мөселманга фарыз кыла. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам җәннәт вә җәһәннәм сыйфатларын күрә һәм шул ук кичтә Мәккәгә кайтарыла.

Раббыбызның сөекле хәбибе Мөхәммәд ﷺ Мигъраҗ могҗи-засыннан җир йөзендә яшәгән барча әһле ислам (мөселманнар) бу хатирәләрне күңелендә сакларга тырыша.

 

Шамил Исламов

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)   Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр...


Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.   Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә...